11 октябрь 2023 яңалыклары
-
Коры алма вареньесы ясау ЫСУЛЫ
Фәния Фәизова рецепты
-
Татарстанда әбиләр чуагының әле тагын буламы-юкмы икәнлеген әйттеләр
Быел көзен Татарстанга аномаль җылы һава үтеп кермәячәк инде. Астрономик сәбәпләргә бәйле бу. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Тимур Әүһәдиев шул хакта сөйләп үткән, дип яза вузның матбугат хезмәте.
-
Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлек орлыкның яртысын яңартырга кирәк
Районда язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә – 7188 тонна орлык амбарларга салынган.
-
Укытучы Гөлназ Рәҗәпова: “Чәчәкләрне карап кермәсәк, тынычлап йоклый алмыйбыз”
Чирмешән районының Туймәт мәктәбе укытучысы Гөлназ Рәҗәпованың ишегалды чәчкә белән тулган. Мәктәптә 32 ел башлангыч сыйныф укучыларын укыта ул. Чәчәкләр дә аның өчен сабыйлар кебек. Һәркайсына белеп кагылырга кирәк. Шулкадәр гөл-чәчәкләрне ничек тәрбияләп бетерә икән ул?
-
Кыйммәтле дарулар урынына - сарымсак
Сарымсак – грипп һәм вируслы респиратор инфекцияләргә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала.
-
Хәтердә сез, Хәтимә апа
һәр елны 1 сентябрь җиткәч, беренче укытучым - Хәтимә апа Ризванованы эчке бер рәхәтлек кичереп искә ала идем. Быел исә бу рәхәтлекне сагышлы моңсулык алыштырды - сиксән яшен узган укытучымның күптән түгел генә вафат булуын житкерделәр.
-
Киләсе елдан үз исемеңә кредит алуны тыярга җыеналар
Киләсе елның 1 июленнән үз исемеңә кредит алуны тыярга мөмкин булачак. Дәүләт Думасы шундый закон проектын беренче укылышта хуплаган. Ул халыкны мошенниклардан сакларга тиеш.