10 апрель 2025 яңалыклары
-
Агачларны корткычлардан эшкәртергә вакыт!
Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.
-
Чирмешән игенчеләре апрель яңгырларын яхшыга юрый
Районда апрель ае башында 18 мм явым-төшем яуган. Авыл хуҗалыгы белгечләре бу – кырларда җирләрнең тигез өлгерүе өчен идеаль һава торышы, диләр.
-
Чирмешәндә туган як тарихы музее бинасын ремонтлыйлар
Туган як тарихы музеена төзүчеләр килде, биредә “Татнефть” гранты акчаларына капиталь ремонт башланды. Бинаның беренче һәм икенче катларындагы фойелар матурланачак.
-
Кармыштан Илсөя Гыймадиева: кияүгә чыкканда бирнәне үзем әзерләдем
Кармышта тыйнак, әмма гаҗәеп талантлы Илсөя Гыймадиева яши. Авыл остасы кулъяулыклар чигә, җылы оекбашлар, башмаклар, төрле япмалар бәйли, үз гомерендә свитерлар һәм мамык шәлләр дә бәйләгән ул.
-
“Җиңү уты” бүген - Күтәмәдә
“Җиңү уты” район авыллары буенча сәяхәтен дәвам итә. 1 апрельдә район үзәгеннән башланып киткән проект биш авыл җирлегендә булды.
-
Чирмешән районындагы тәүге рейдларда тиешсез урында чүп җыю очраклары ачыкланган
1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның тәүге ункөнлегендә районда оештырылган 28 өмәдә 273 кеше катнашкан, шушы чорда 68 кубометр чүп җыелган.