10 апрель 2014 яңалыклары
-
“Иң сөйкемле бала“ конкурсына
"Иң сөйкемле бала" конкурсы дәвам итә. Вадим Губарев. 1,5 яшь, Күтәмә. Риназ Кәлимуллин. 4 яшь. Иван Матвеев, 1 яшь 2 ай. Лагерка. Анатолий Митюков, 3 яшь. Яңа Элмәле. Розалина Фәтхетдинова, 7 ай. Кармыш авылы. Гүзәл Динмөхәммәтова. Лашман авылы.
-
Алмага ис тә китми
Элек көнчыгыш базарларында гына булган товарлар, ризыклар инде бездә дә ел әйләнәсе бар. Бүген килограммын нибары 30 сумнан агачыннан өзгән генә кебек свежий алманы көн дә ашыйбыз диярлек. Узган ел ярминкәсендә кайберәүләр, юнь булгач, әллә ничәшәр кило алган алма да, җимешләр, туң балык, кием-салым, обойлар, гөлләр, кош-корт азыгы, көнкүреш кирәк-яраклары...
-
Чирмешәндә “Ышаныч тартмалары“ дәшми
Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында ел ярым элек район үзәгендә эленгән "Ышаныч тартмалары"на бер генә хәбәр дә, сорау да салынмаган. Күрәмсең, халык бу турыда белеп бетерми. Тартмаларның "дәшмәвендә" без - журналистларга, иҗтимагый оешмаларга, районда коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы, хокук саклаучы органнарга да дәгъва урынлыдыр. Халык арасында аңлату эшләре аксый төшә....
-
Баллы кайнар чәй чирне куркыта
Март аенда район үзәк больницасында 125 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Эпидемиолог мәсьәләләре буенча баш врач урынбасары Альмира Гарифуллина әйтүенчә, бу норма чамасы. Хәзер һава торышы тотрыклы түгел, бер көнне салкынайтса, икенче көнне җылыта. Бу вакытта күп кеше салкын тиюдән ешрак интегә. Ләкин аңардан сакланырга мөмкин. Берничә кагыйдәне генә үтәргә кирәк....
-
Әниләр эчә, балалар тилмерә
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы күңелле ноталардан башланып китте. Әккәрәй һәм Ульяновка урта мәктәпләрендә тәрбия эшләрен оештыру тәҗрибәсе башкалар үрнәк алырлык икән. Әккәрәй урта мәктәбендә 102 укучы белем ала. Соңгы елларда укучылар арасында тәртип бозучылар юк. Ике гаилә мәктәптәге исәпкә куелган. Моңа балалар түгел, ә әти-әниләре дөрес яшәү...