8 май 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндә 9 май көнне нинди урамнар ябыла?
ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүләренчә, 9 май көнне иртәнге 8.30 – 10.00 сәгать аралыгында, “Үлемсез полк” йөреше үтү сәбәпле, район үзәгендә Шешминская, Беренче Май, Кыр, 22 партсъезд, Титов, Гагарин, Совет урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябык була.
-
Марат Әхмәтов чирмешәнлеләрне яхшы һава торышы белән котлады
Сезне яхшы яңгырлар, яхшы һава торышы белән котлыйм. Әмма тынычланырга ярамый, дымның кадерен белегез!
-
Чирмешән районында өч кешегә, ут яккан өчен, штраф салганнар
Янгынга каршы катгый режим чорында районда өч гражданинга карата 2 шәр мең сум күләмендә штраф салганнар. Алар тыелган вакытта чүп яндырганнар.
-
WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 70 меңнән артык өчпочмак пешерәчәкләр
Татар милли ризыкларын “Казан Экспо” үзәгендә, WorldSkills авылында һәм Казан кунакханәләрендә авыз итеп булачак.
-
Татарстан пенсионерлары ташламалы юл йөрү билетын элеккеге бәядән алачак
Республика парламенты депутатлары законга төзәтмәләр кертергә әзер.
-
Чирмешәндә ветераннарны хөрмәтләделәр
Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән азык-төлек пакетлары һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
-
Ивашкино боксчысы Чайковскийда танылды
Ивашкино авылы егете Александр Апалаев бокс буенча зур турнирда республика данын яклап икенче урын яулап кайтты.