7 сентябрь 2020 яңалыклары
-
1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак
Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.
-
Чирмешән районында ташламага ия 805 кеше даруларны бушлай ала
Ташламага ия инвалидлар 2021 елда социаль пакетмы яки акчамы алуларын якын көннәрдә үк хәл итәргә тиешләр.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә машина йөртүче нык имгәнгән
Югары Чегодай һәм Иске Үтәмеш авыллары арасында ВАЗ-21104 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Аның күп санлы җәрәхәтләр алган 36 яшьлек йөртүчесенә район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә.
-
Мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куелды
Республика вице-премьеры мәктәп укучыларының коронавирустан саклану чараларын яхшы үтәвен искәртте.
-
Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект кысаларында матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленгән.
-
Чирмешән районының “Әккәрәй” җәмгыяте уракны төгәлләде дә
Бу җәмгыятьтә бөртеклеләр 3900 гектарда игелеп, алар уңышын җыеп та алдылар. Нәтиҗә дә яхшы – гектардан уртача 46,7 центнер, ә тулаем 18 мең 366 тонна бөртек суктырып алынган.