7 июль 2022 яңалыклары
-
Иске Сережкино авылында яшәүченең мотоблогын урлаганнар
Иске Сережкино авылында көпә-көндез арба таккан мотоблокны куып киткәннәр.
-
Чирмешәндә армиягә китүче егетләргә телефоннар бүләк иттеләр
Солдат формасы киячәк якташларыбызның барысы да һөнәрле, исәнлекләре бик яхшы. Ватан сагына теләп баралар.
-
Чирмешән районында июньдә туйлар еш булган
Июнь туйларга бай булган – район ЗАГС бүлеге бу айда 9 парның никахын теркәгән.
-
Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә
Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.
-
Чирмешән районында нефть чыганагында кабель югалган
Иске Сережкино авылында берәүнең мотоблогын урлаганнар. Чирмешәндә яшәүче ир-егет үзен кыйнаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Туймәт янындагы нефть чыганагыннан кабель югалган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.
-
Чирмешән районы фермерлары печәнне күп хәстәрләделәр, ә менә сенаж азрак әле
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә планнан да (4663 тонна) күбрәк , ягъни 5277 тонна печән әзерләнгән.
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.
-
Чирмешән районында былтыр да, быел да июньдә 6 бала туган
Июнь аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яңа туган 6 балага туу турында таныклыклар тутырган.
-
Банан - җәннәт җимеше
Коръәндә: “Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…” - диелгән (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять).
-
Чирмешәндә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
Быел 8 июль (җомга) Гарәфә көне итеп билгеләнгән, Корбан гаете 9 июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Бу көнне Чирмешән районының барлык мәчетләрендә дә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.