3 август 2022 яңалыклары
-
Мәскәү өлкәсендә OZON складлары яна (видео)
Социаль челтәрләрдә Мәскәү өлкәсендәге OZON складының ялкын һәм куе кара төтен белән капланган кадрлар тарала. Бу минутта склад яну мәйданы 40 000 «квадрат"ка җитте, дип хәбәр итә ТАСС.
-
Чирмешән районында җиде айда 30 бала туган
Бу елның җиде аенда районда 30 бала туган.
-
Казанка авылының зиратын профлист белән тотып алганнар
Казанка авылында зират тирәсен яңабаштан профлист белән тотып алганнар һәм кирәк-ярак җиһазлар, эш кораллары өчен өйчек бастырганнар. Бу эшләрне халыктан җыелган акчага – үзсалымга башкарганнар.
-
Иске Кади мәктәбе ремонт көтә
Иске Кади урта мәктәбенә киләсе елда капиталь ремонт ясарга планлыйлар. Дәүләт программасына керү өчен документлар әзерләнә.
-
Чирмешәндәге күп фатирлы йорт ишегалды чәчәкләргә күмелгән
Район үзәгендәге Дзержинский урамындагы 39а йорт ишегалдына район кунакларын бер шикләнмичә экскурсиягә алып килергә мөмкин. Бүген биредә матурлык, чисталык хөкем итә, ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.
-
Чирмешән районы мәчетләрендә балалар өчен лагерьлар эшли
Туймәт, Әмир, Югары Чегодай авыллары һәм Мөшбикә мәчетләрендә балалар өчен лагерьлар эшли. Оештыручылар бу эшне Кармыш мәчетендә дәвам итәчәк.