Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге күп фатирлы йорт ишегалды чәчәкләргә күмелгән

Район үзәгендәге Дзержинский урамындагы 39а йорт ишегалдына район кунакларын бер шикләнмичә экскурсиягә алып килергә мөмкин. Бүген биредә матурлык, чисталык хөкем итә, ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.

Узган елны “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында  әлеге йортның да ишегалды төзекләндерелде. Яңабаштан асфальт җәелде, бордюрлар урнаштырылды, утыргычлар, чүп савытлары куелды, кер киптерү, автомобильләр кую өчен махсус урыннар ясалды.

Күп фатирлы йортта яшәүчеләр дә төзекләндерү эшләренә битараф калмыйча, яшәү урыннарын бик матурлаганнар. Әйтергә кирәк, биредә ишегалды кечкенә түгел һәм бу кадәр күп чәчәк үстерү өчен байтак көч куярга кирәк булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев