2 июль 2014 яңалыклары
-
Үләннәр һаман тамырда
Кышкылыкка азык запаслары бик акрын арта, әлегә печән планлаганның - 40 проценты (3222 тонна), сенаж 11 проценты (2190 тонна) күләмендә генә тупланган. Күпьеллык үләннәр мәйданнарында үләннәрнең 2 мең гектарлабы чабылмаган да. "Туймәт"тә, "Бәркәтә"дә, "Кара Чишмә"дә һаман бер генә килограмм да азык әзерләнмәгән, бу өлкәдә эшнең рәте юк. "Лашман АГРОфирмасы" шактый...
-
Җәйге көпчәк кышка ярамый
Киләсе елның 1 нче январеннән кышын автомашиналарда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрүне тыячаклар. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 500 сум итеп билгеләнгән. -Таможня союзы нигезендә, юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, кышкы резина көпчәкләрнең протектор тирәнлеге иң кимендә 4 мм булырга тиеш. Хәзер барлык төр көпчәкләр өчен рөхсәт ителгән тирәнлек...
-
Күтәмәдә мәдәният йорты яңара
Бу авылның мәдәният учагында капиталь ремонт бара. Әлеге эшкә 4 миллион 800 мең сум акча бүленгән. Бинаның тәрәзәләрен, ишекләрен алмаштырганнар да. Тамаша залында һәм бүлмәләрдә идәннәр җәелгән, стеналар тышкы яктан сайдинг белән тышлана. Бүген осталар фойеда идәнгә плитә җәяләр, электр чыбыкларын алмаштыралар, ишек-тәрәзә яңакларын штукатурлыйлар. Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина...