Чирмешәндә укытучылар көч сынаша
Бүген Чирмешәндә “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” һәм “Иң яхшы татар теле укытучысы” Бөтенроссия педагогик осталык конкурсларының төбәк этабы башланып китте.
Бәйге ике көн (27-28 гыйнвар) дәвам итә. Бүгенге чарада Нурлат, Яңа Чишмә, Лениногорск, Бөгелмә, Аксубай, Чирмешән, Әлки, Спасс районнарыннан 16 педагог көч сынаша. Укытучылар бәйгенең төбәк этабында конкурс биремнәрен үтиләр, һөнәри осталыкларын күрсәтәләр, Чирмешән лицее укучылары белән дәресләр уздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев