Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә ат чабышларында 22 юртак ярышка чыкты

Район Сабан туеның ат чабышларында абсолют чемпион булып Чистайдан Ванхельсинг кушаматлы ат (җайдагы Владимир Андрианов) танылды. Ул 35 мең сумлык сертификатка ия. Татар ат заводыннан Первак (Александар Соколов) – икенче.

Ат чабышларында алты төркемдә 22 ат узыштырдылар. Бәйгедә  Казаннан да җайдак  бар иде.

Орел токымлы өлкән яшьтәге юртаклар арасында Татар ат заводыннан Первак (Александар Соколов) иң җитезе булды. “Хузангай” җәмгыятеннән Монте-Кристо (Сергей Юхнин) – икенче, шул ук хуҗалыктан Феникиец (Михаил Недорезов) өченче булды.

Өч яшьлек орел токымлы атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Әлкинең “Хузангай” җәмгыятеннән Билярчик (Михаил Недорезов) – беренче, шул ук җәмгыятьтән Балагурка (Сергей Юхнин) – икенче, өченчедә - Татар ат заводыннан Дума (Евгений Леонов).

Рус, америка токымлы өлкән яшьтәге юртакларның иң җитезе - Чистайдан Ванхельсинг (Владимир Андрианов), шул ук районнан Арарат (Дмитрий Никоноров) – икенче, өченче урын бүләге дә Чистайга китте, Варяг кушаматлы атта Шәрипҗан Хәсәнов узышты.

Җирле атлар арасында беренчелекне Яңа Чишмәдән Сара  (Артем Макаров) алды, Лашманнан Лейна (Данияр Гайфетдинов) – икенче, Яңа Чишмә районыннан Трибунал (Нияз Шәйдуллин) өченче булды.

Чиста һәм ярымтокымлы атлар төркемендә беренче урын бүләге Аксубай районына китте – Хайди кушаматлы ат иң җитезе булды (Эдуард Афанасьев). Чирмешәннән “Марат Галләмов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Карагез (Руслан Ризатдинов) – икенче, Казаннан килгән Ракита Голд (Кирил Романов) – өченче.

Һәр төркемдә беренче килгән атларны – 30000, икенчеләрне – 20000, өченче урындагыларны 15000 сумлык сертификат белән бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев