Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешән командасы “Тату сыйныф серләре” бәйгесе финалына чыкты

2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика конкурсының финалына уздылар.

Алар Яр Чаллы шәһәрендә ярымфиналда 14 команда арасында үзләрен иң көчле итеп күрсәтеп, беренче урынны яулады. Чирмешән командасы 18 апрельдә Сабада узачак финалда район данын яклаячак.

Жюри әгъзалары командаларның иҗади чыгышларын, укучыларның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын югары бәяләде. Барлык катнашучылар “Визитка”, “Иҗади номер”, “Иҗади проект” номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Безнекеләр үзләренең бердәм, ярдәмчел һәм тату коллектив булуын тагын бер кат раслады, ата-аналар, балалар һәм сыйныф җитәкчесе Людмила Серендееваның үзара хезмәттәшлеге аша сәхнәдә тату сыйныфның серләрен күрсәтте.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев