Бәйгеләр

Чирмешән интернатында яшәүчеләрне Интернеттан файдаланырга өйрәтәчәкләр

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты "РИТЭК" җәмгыяте үткәрүче социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулап, грант откан. Казанда, "Пирамида" мәдәни - күңел ачу үзәгендә узган тантаналы чарада йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллинга Диплом тапшырганнар. Бу коллектив конкурска "Интернетның сихри дөньясына сәяхәт" проекты тәкъдим иткән һәм "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты "РИТЭК" җәмгыяте үткәрүче социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулап, грант откан.

Казанда, "Пирамида" мәдәни - күңел ачу үзәгендә узган тантаналы чарада йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллинга Диплом тапшырганнар. Бу коллектив конкурска "Интернетның сихри дөньясына сәяхәт" проекты тәкъдим иткән һәм "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче дип табылган.
-Откан акчага без үзебездә компьютер классы ачарга ниятлибез, - ди йорт-интернат директоры. - Бу юнәлештә эш башладык, бер кабинетта компьютер урнаштырган идек инде. Тагын берничә компьютер алып, әби - бабайларны аларда эшләргә өйрәтергә мөмкинлегебез булачак.
2014 елда да бу бәйгедә катнашып, грант откан идек. Ул акчага музыкаль уен кораллары алып, ансамбль оештырдык.

Чирмешән районы Интернет интернат

Нет комментариев