“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы – бәйге җиңүчесе
Район газетасы баш редакторы Марат Гомәров массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республика бәйгесендә үткән елда икенче булса, быел – җиңүче.
Марат Шакир улы XXII Республика конкурсында “Юл хәрәкәте кагыйдәләре - яшәү кагыйдәләре” номинациясендә беренче урын алды. Җитәкчебезгә Казанда узган чарада Диплом, статуэтка һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Быел конкурска 657 материал тәкъдим ителгән. Һәр материал үзенчәлекле, социаль реклама булсынмы ул яки бер машина йөртүченең тарихымы, аларның һәркайсы юлда бер-береңне хөрмәт итүне һәм үзеңне дөрес тотуны профилактикалау турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев