Әмирдә яшәүче нефтьче бабасы нигезен һәм мотоциклын кадерләп саклый
Ирек Галимов бабасы Рәүф Галимов мотоциклын кадерләп саклый. Унбиш еллап гаражда торган “Иж Юпитер -3”не ул кабызып та караган.
-Бөтен җирен сүтеп җыйдым, - ди Әмирдә яшәүче Ирек Солтан улы. -Моңа бер атналап вакыт китте. Хәзер, мотоцикл бер тибүдә кабына, тигез эшли. Алгы зур фарасына лампочка, арткы габарит фарасы гына таба алмыйм. Калган җирләре төзек, ышанычлы. Документларын барлап, теркәлү үтәсе дә бар. Аннары Әмирдән зур юлга да чыгып булачак.
1975 нче елда чыгарылган бишекле бу мотоциклны Рәүф абый Галимовка 1976 елда бүләк иткәннәр. Ул елны алдынгы комбайнчы шартлы суктыруга күчереп исәпләгәндә 7187 центнер бөртек суктырган һәм “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында икенче урын алган.
-Әйе, 1976 нчы елда абыйны шулай хөрмәтләделәр, - ди Рәүф аганың туганының улы Искәндәр Галимов. -Аңа мотоцикл, миңа – ярдәмчесенә “Победа” кул сәгате бүләк иттеләр. Ул елны уңыш яхшы булды, комбайнчылар узыша-узыша эшләделәр.
Моннан 15 ел элек вафат булган данлы комбайнчы, сугыш ветераны Рәүф Галимов, гомумән, ул елларда алдынгылыктан төшми, уллары Тәлгать, Фәрхать, Мидхәт, Солтан, кызы Рәсимә дә, әтиләре кебек, Лашман һәм Әмирнең иген кырларында башкаларга үрнәк күрсәтеп эшлиләр.
-Бабай истәлеген тимер-томырга тапшырырга киңәш бирүчеләр булды, - ди Ирек Галимов. -Юк, алай итмим, саклыйм мин аны, сатмыйм да, сүтмим дә. Аның бит каскасы – шлемы да бабайныкы. Ул нибары 25 мең километр юл үткән.
Ике цилиндрлы “Иж Юпитер-3” ун ел чамасы, 1971-1981 нче елларда серияләп җитештерелә. Хәзер инде ул раритет техника диярлек, аз санда калган.
Бабасы мотоциклыннан да яшьрәк нефтьче, ремонт бригадасы слесаре Ирек Галимов бүген дә “Иж Юпитерын” кабызып карады. Мондый төпле хуҗада бабайлар нигезе бетмәс, бабайлар техникасы да йөрүдән туктамас әле.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев