Көчлеме, назлымы? Хатын-кыз образы: Чирмешән ир-егетләре ничек уйлый
8 Март алдыннан, һавага яз исе тарала башлау белән, рус шагыйре Николай Некрасовның “Чабыш атын да туктата,янган ызбага да керә” дигән юллары искә төшә. Ә сезнеңчә замана хатын-кызның идеаль образы нинди ул?
Илдар Мөбарәкшин (Лашман): - Хатын-кыз – тормыш авырлыкларын җиңәрлек көч табуы белән көчле. Шулай да ул нәфис зат булып калсын иде. Мин идеаль хатын-кызда күргән сыйфатлар: уңганлык, тырышлык, тыйнаклык, аңлаучанлык, кайгыртучанлык. Әни кеше гаиләдә үрнәк булып тора, аларны кадерлик, шатландырып кына торыйк.
Алексей Аряшев (Күтәмә): -Минемчә, хатын-кыз иң элек балаларын яратучы әни булырга тиеш. Дөрес, иренә дә яхшы караш һәм мәхәббәт кирәк. Болар барысы бергә яхшы хуҗабикә образын берләштерә.
Җәүдәт Мотыйгуллин (Чирмешән): - Хатын-кыз гаиләдә яраткан әни, яраткан хатын, әле яраткан килен дә булырга һәм шул ук вакытта серле булып та кала белергә тиеш дип уйлыйм. Ир белән хатын бер-берсен күз карашыннан аңласа, бу гаилә бәхетле. Хәзер тормыш ничектер тиз уза, бер-беребезгә матур сүзләр әйтергә, елмаерга да вакыт юк. Хатын-кызлар ешрак елмаерга тырышсын иде. Көчле булу өчен без ир-атлар бар. Сабырлык һәм түземлек белән көчле булсын хатын-кызларыбыз.
Александр Митякин (Түбән Кармалка): - Гүзәл затларыбыз - гаилә учагын саклаучылар. Гаиләдәге “атмосфера” күбрәк хатын-кыздан тора. Өйдә гаилә җылысын саклап, сине яратып, аңлап көтеп торучың булу - зур бәхет. Балалар тәрбияләүдә дә әниләрнең роле зур. Игелеклелек, әдәплелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны кызларыбызда да тәрбияләдек.
Рамил Кәримов (Туймәт): - Хатын-кызларыбыз үзләренең сабырлыклары белән көчле була ала. Гаиләнең иминлеге алар кулында. Энәдән дөя ясамаска дигән әйтем бар бит. Гүзәл затларыбыз шомартып, тормышны җайлаучылар. Ир-егетләр аларны хатын-кыз итеп күрсен. Әнинең (мәрхүмә) гаиләдәге хәлне ничек шомартып яшәгәнен күреп үстек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев