Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Кемнәр өчен бәхет бик якын?

Мартның соңгы атналары җылылык һәм өмет китерәчәк. Сатурн Балык йолдызлыгына күчә, хыяллар тормышка аша торган көннәр килә, дип ышандыра астрологлар. Ә йолдызнамәнең кайбер билгеләренә “өстәгеләр” аеруча мәрхәмәтле булачак икән.

Үгезбозау үз мөмкинлекләрен аңлады, тормышында кискен борылыш ясарга да була. Барлык үзгәрешләр тик яхшыга булачак. Тәвәккәллек һәм үҗәтлек теләсә кайсы ишекне ачарга ярдәм итәр. Яңа планнар корып, мөһим карарлар кабул итәр вакыт җитте.

Кысла күләгәдә озак ятты, чыгарга вакыт. Март ахыры — хыялларны тормышка ашыру өчен бик яхшы, ди белгечләр. Тәвәккәлләргә генә кирәк. Шик-шөбһәләрне читкә куеп, килешүләр төзегез, яхшы керем көттермәс.

Горур Арыслан март ахырында балкып торыр. Тирә-ягындагыларын яңа башлангычларга этәрер, уңышларга күмелер. Бәхетне эзләүдән туктамагыз, ул бик якында инде!

Уйчан, зирәк Бизмән тормышына бу көннәр тынычлык һәм гармония алып килер. Үзегезне бәйсез хис итәрсез, иминлеккә, уңшка ирешерсез. Эмоциональ ирек ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X