Чирмешән районында яңа туган балаларга күбрәк элеккеге исемнәр кушалар
Элеккеге исемнәр популярлаша.
2021 елда һәм быел туган малайларның һәм кызларның исемнәре бик сирәк кабатлана. Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, яңа туган сабыйларга элеккегерәк исемнәр кушучылар ешайган.
Үткән ел туган кызларга Кәүсәрия, Сания, Эллария, Назлы, Елизавета, ә малайларга Габделкәрим, Аяр, Егор дип исем кушканнар. Ә менә Роман, Антон, Рияна, Ильназ исемле малайлар һәм кызлар берничәшәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев