Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Иске Элмәледән Тимофей Захаров гранаталар ташлап, немецларның пулемет утын туктаткан

Иске Элмәле авылының батыр улы Тимофей Захаров Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып Ватан азатлыгы өчен көрәшә, бөтен Европа буйлап Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

Тыныч тормышта колхозда сөт җыючы булган якташыбызга, эштән кайткан җиренә, 1941 елның 22 июнендә, повестка килә. Аны хатыны Федосия һәм кызы белән улы озатып кала.

Тимофей Захарович Белгород һәм Харьков шәһәрләре өчен барган канлы бәрелешләрдә, немецларның Кишинев группировкасын тар-мар итүдә, дошманның Висла елгасы буендагы оборонасын өзүдә катнаша һәм Берлинга кадәр барып җитә. Ул фронтта ике тапкыр яраланган.

Одер елгасының көнбатыш ярында плацдармны киңәйтү һәм Берлинны алу өчен барган сугышларда Тимофей Захаров үзен кыю һәм тәвәккәл солдат итеп күрсәтә. 1945 елның 26 апрелендә фашистларның ныгытылган кварталын штурмлаганда автомат һәм кул гранаталары белән пулемет ноктасы утын туктата һәм 12 немец солдатын юк итә, шуның белән хәрби бурычның уңышлы үтәлүен тәэмин итә. Немец илбасарлары белән сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм шәхси батырлыгы өчен якташыбыз хөкүмәтнең югары бүләгенә - Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Аның “Варшаваны азат иткән өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “СССР Кораллы Көчләренә 50 ел” медальләре бар.

-Әтигә сугыш бетүгә кайту насыйп булмый. Ул Совет Армиясе сафларыннан 1945 елның октябрендә генә демобилизацияләнә, - ди аның төпчек улы Иван Тимофеевич. – Апа белән абый әтинең сугыштан ничек кайтканын сөйләгәннәре хәтердә. Инде алар барысы да мәрхүмнәр.

Захаровлар сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны тыныч тормышта колхозда фермада эшли, атлар карый, каравылчы да була. Улларын, кызларын да эшкә өйрәтеп тәрбиялиләр.

-Әтинең сугышчан юлы, аның дәүләт бүләкләре, гаиләбезнең истәлекле вакыйгаларын чагылдырган фотолар белән альбом-китап ясаттым, ул барлык туганнарда да бар, - ди ветеранның улы. – Бу балалар, оныклар өчен дә бик кадерле истәлек, нәселебез тарихы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев