Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

“Җиңү уты”н Чирмешән лицее кадетларга тапшырды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында 1 апрельдә Чирмешәндәге Мәңгелек уттан старт алаган “Җиңү уты” эстафетасы кабат район үзәгенә кайтты. Яңа Элмәле авыл җирлеге аны Чирмешән лицеена тапшырды.

“Орион” яшьләр үзәге башлап җибәргән проектка лицейлылар да кушылды. Бу белем бирү йортында узган чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.

-“Җиңү уты” барлык авыл җирлекләре аша узды. Бу проект Бөек Җиңүне яулаган һәм Ватан бәйсезлеген саклап калган әтиләребезне, бабаларыбызны искә алу һәм хөрмәтләү билгесе, - диде чарада чыгыш ясап Рамил Тәлгать улы.

Лицейда узган митингта сугыш кырларында башларын салган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң укучылар “Батырлык дәресе”ндә булдылар.

Лицей директоры Марат Могыйзов “Җиңү уты” кабызылган капсуланы Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев