Чирмешәннең үзәк китапханәсе янында 80 төп куак, агачлар утырттылар
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан чирмешәнлеләр “Хәтер бакчасы” һәм “Җиңү агачы” Бөтенроссия акцияләренә кушылды. Үзәк китапханә территориясендә, сугыш беткәннән соң узган һәр елны искә алу символы буларак, 80 агач һәм куак үсентесе утыртылды.
Биредә нарат, миләш, юкә һәм карлыган, чия, кура җиләге, крыжовник кебек җиләк-җимеш куаклары тамыр җибәрәчәк. Бу агачлар һәм куаклар китапханә ишегалдын гына бизәп кенә калмыйча, геройларыбызның батырлыкларын да искә төшерер.

Агач утыртуда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, район ветераннар оешмалары вәкилләре, “Бердәм Россия” партиясе активистлары, кадетлар һәм башка якташларыбыз катнашты.
Земфира Җамалетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев