Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Зәрига Хәйретдинова пар атларда Бәркәтә урамнарын узган

Бәркәтә авылында яшәүче Зәрига Хәйретдинованы сер саклаучы, диләр авылдашлары. Менә шул олы йөрәкле әби 90 яшен тутырды.

-Зәрига апага сереңне сөйләгәч рәхәт булып китә, ул үзенең киңәшләрен бирә һәм бу сүзләрне башка берәү дә белми, ул аны үзендә саклый алуы белән үзенә хөрмәт тудыра да, - диде авылдашы Әлфия Сөләйманова. – Хәйретдиновлар үрнәк гаилә, балаларында да шул сыйфатларны тәрбияләгәннәр.

Бөек Ватан сугышы башланганда биш яшендә булган кызга тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Әтиләре фронттан кайтмый, Зәрига әби аны хәтерләми диярлек, әниләре дүрт баланы ялгызы үстерә.

-Ул елларда халык белән барын да күрдек. Ачлык черек бәрәңге, кычыткан да ашарга мәҗбүр итте, - дип сөйләде юбилейга килгән кунакларга Зәрига Морадыйм кызы. – Ат кына түгел сыер, үгез җигеп тә эшләдем.

Үгез җигеп эшли башлаганда аңа 16 яшьләр генә була, амбардан басуга орлык ташыйлар, үзеннән олырак хатын-кызлар арасында да сынатмый ул. Гектарлап чөгендер эшкәртү дә ят түгел аның өчен. Кыскасы, бригадир кая куша, шунда эшли якташыбыз.

-Колхозда тугыз бригада иде, печән әзерләгәндә ярышып эшләдек, - ди ул хатирәләргә бирелеп. – Алдынгы бригаданы пар атларга утыртып, җырлап урам әйләндерә иделәр.

Уңган кыз мондый пар атларда аз узмаган авыл урамнарын.

Зәрига апа авылдашы Габделхай белән гаилә корып дүрт бала: ике кыз һәм ике ул үстерәләр. Бүген аның биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Ирен 30 ел элек җир куенына салган. Бүген ул улы Фәндәс белән яши, Себер якларыннан кайтып авылда төпләнгән олы кызы Фәния гаиләсе дә аны ялгыз калдырмый.

Сөбханаллаһ, юбиляр әби әле аш-суын да үзе әзерли, йортка, бакчага чыгып та йөри.

-Әниебезнең бу олы юбилеен каршылавы безнең өчен зур куаныч. Аллаһыга шөкер, без әле дә әниле, - ди кызы Фәния Сөләйманова. – Безгә яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт. 

-Безне әнинең кырыс куллары тәрбияләде, аның каешы чөйдә эленеп торды, тик ул аннан төшмәде, - дип сүзгә кушылды улы Фәндәс.

Юбилярны район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев