Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Утыз Имән авылыннан 98 яшьлек Зәйнәп әби Вилданова әле дә юрганнар сыра

Утыз Имән авылыннан 99 яшен тутыручы Зәйнәп әби Вилданованың тегү машинасын текелдәтмәгән көне бик сирәк буладыр.

Авылда бала туса сырмасын бүләк итә

Вакыт сынауларын кичергән якташыбыз - гомеренең һәр минутын матурлык тудыруга һәм файдалы эшләр башкаруга багышлаган гаҗәеп кеше. Ноябрь аенда 99 яшь тулачак әбинең куллары әле дә тик торырга гадәтләнмәгән: юрганнар сыра, карават япкычлары тегә, оекбашлар бәйли. Зәйнәп әби без барганда да тегү машинасы артында, чираттагы япмага, өчпочмаклы тукымалар тоташтырып утыра иде.

- Әни эшләрен бүләк итәргә ярата, балаларга, оныкларга, туганнарга бирә. Авылда берәр йортта бала туса, бетүләрдән (тукыма кисәкләре) җыеп, сырма тегеп бүләк итә, - ди килене Рәмзия. – Минем истәлегем булып калыр, ди ул. Күптән түгел теккән япмасын үзебезнең караватка ябабыз.

Төрле төстәге тукымалардан җыелган япмалар бик матур килеп чыга. Алар эш өчен тукыманы сатып алалар. Зәйнәп әби элегрәк сарык йоныннан матраслар, юрганнар сырган, соңрак синтепон файдалана башлаган.

- Сарыклар асраган елларда аларның йоннарын юып теттерә идек. Бу бик авыр һәм зур хезмәт, - ди Рәмзия апа. – Әнинең уңганлыгына сокланам.

Аларда кием дефициты булмаган

Тегү – Зәйнәп әбинең яшьтән өйрәнгән һөнәре. Бүген дә, кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән машинасында әллә нинди матурлыклар тудыра. Бу җайланма аның гомерлек юлдашы булган.

- Ооо, күп тектем инде мин. Тегү машинасын Мәскәүдә яшәүче сеңелем алып кайтып биргән иде, - дип сүзгә кушылды әби.

Искекадилыларның байтагы Зәйнәп әби теккән күлмәкләрне кигән. Утыз Имәнгә килен булып килгәч тә яраткан шөгылен ташламый ул.

- Мин бу йортка килен булып килгән – 1985 елларда да аның машинасы тик тормады. Кибетләрдә сатып алырга товар юк еллар, әни эчке киемнәргә кадәр текте, - ди килен кеше.

Дүрт бала өстенә килгән

Зәйнәп 1968 елның 12 маенда, хатыны үлеп, дүрт бала белән тол калган Минхәйдәргә кияүгә чыга. Ире белән 41 ел гомер итәләр, кызганыч, инде аның вафатына да 15 ел гомер узган. 99 яшен тутыручы якташыбызның колаклары начаррак ишетсә дә, хәтере бик яхшы, бу датларны ул онытмый.

- Мин килгәндә балаларның иң олысына – 11, иң бәләкәенә өч яшь иде. Аларны бик яраттым, бик акыллы булдылар. Бу йортка килгәнемә 56 ел гомер узган, инде балалар да олыгаеп бара, - дип елмайды әби.

Бүген әби ул килгәндә 7 яшендә булган улы Әнәс, килене Рәмзия тәрбиясендә матур картлык кичерә.

- Әти белән әнигә никах укыганнары бүгенгедәй күз алдында. Әле ярый безнең бәхеткә шундый яхшы әни килгән, рәхмәт аңа. Әти белән, безне үстереп, укытып, тормыш юлына озаттылар, - ди Әнәс абый.

Рәмзия апаның төп йортка килгәненә дә 40 ел вакыт узган. Зәйнәп әби аларның балаларын үстерергә дә булышкан. Читтә яшәүче балалар, оныклар да еш кунак булалар.

Зәйнәп әбинең гомер юлы – безгә дәрес, эшләре – үрнәк.

 

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев