Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Утыз Имән авылына шәһәрдән күчеп кайткан Дәүләтгәрәевлар “сөт бизнесы” ачкан

Дәүләтгәрәевлар алты ел элек шәһәр тормышын авылга алмаштырганнар – Рәсимә апаның Утыз Имән авылындагы туган йортына кайтып төпләнгәннәр.

Зорька белән Йолдыз хуҗаларын сөендерә

Гомерләре буена төзелештә эшләгән Рамил абый белән Рәсимә апа төп йортта заманча өй төзегәннәр, мунчасын, гаражын да ясап куйганнар. Әле алар йорт тутырып мал да асрыйлар. Абзарларында өч сыер, ике тана һәм бер бозау, тавыклар да бар, җәен үрдәкләр үстерәләр.

-Зорька – иң беренче сыерыбыз, аны Лашман авылыннан сатып алган идек, - дип хуҗалыклары белән таныштырды Рамил абый. – Аңардан уңдык – бик сөтле мал булды. Калган сыерларыбыз да аның бозаулары. Йолдызыбызны көнгә өчәр тапкыр савам, тәүлеккә 25-30 литр сөт бирә. Ә өченчесе әле беренчене генә бозаулады.

Дәүләтгәрәевлар дәүләткә көн саен 35-40 литр сөт тапшыра. Авылда да сатып алучылар бар. Рәсимә апа сөтне аертып, каймак, катык, эремчек, корт та ясый.

-Саткан сөт өчен ике атна саен исәп-хисап ясыйлар. Ярты айга 16 мең сум акча алдык, - ди Рәсимә Гаяз кызы. – Пенсия акчалары янына яхшы гына ярдәм була.

“Таш эше түгел инде”

Сыерларга печәнне үзләре чабып әзерли, якын-тирәдә болыннар күп.

-Күршеләр дә үзләреннән арткан печәнне бирә, - ди Рамил абый. – Ә менә фуражны сатып алабыз, елга дүрт-биш тонналап кирәк.

Хуҗаларның эшләре бүлгән: сыерларны ашату, саву – Рамил абый хезмәте, ә продукцияне Рәсимә апа эшкәртә.

-Авыл җирендә тормыш авыр түгелме соң? – дим хуҗаларга.

-Төзелештәге эш белән чагыштырганда – бик җиңел, - дип елмайды хуҗабикә.

Малларга саф һавага чыгып йөрергә урыннары иркен, сыерлар суны да инештән генә эчәләр.

-Кыш көне бәке тишәбез, су ташып эчергәнебез юк. Яшел үлән чыгу белән сыерларны бәйләүгә куябыз, бозаулары яннарыннан китми, - ди хуҗа кеше. – Әби белән бабайның нигезе бик матур урында, шуңа да табигатьнең гүзәл почмагына кайттык та, балалар да монда үсте. Бу утраучыкта өч йорт кына.

Башкортстанда туган егет Утыз Имән авылының табигате хакында шулкадәр хозурланып сөйли. Тәҗрибәле ташчы барына да оста, әнә нинди матур йорт җиткергәннәр, ишегалдында  да тәртип.

“Служебный роман”

Рамил абый белән Рәсимә апаларның танышулары да кинодагы кебек: ташчы егет маляр кыз белән төзелештә таныша.

-Безнең “служебный роман”, - дип шаярталар алар.

Дәүләтгәрәевлар игезәк уллар үстергәннәр, изгелекле гаилә Рәсимә апаның сеңелесенең кызын да тәрбияләгән. Бүген инде аларның үз гаиләләре, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Әти-ниләре янына еш кайталар, хуҗалык эшләрендә дә алар булыша.

40 елдан соң күрешү

Рамил абый балалар йортында үскән бала. Алар апасы, абыйсы һәм энесе белән анда эләккәндә язма героена җиде яшь кенә була. Дүрт туганны язмыш аера һәм элемтәләр югала. Рамил абый апасы Римма белән кырык елдан соң очрашкан. Әле күптән түгел генә Башкортстанга аның янына барып кайтканнар.

-Рәхмәт, интернетка. Абыйның (ул мәрхүм) балалары эзләп тапты, - ди ул. – Ә менә энебез турында хәбәр юк. Апага баргач, әнинең туганнары белән дә очраштык.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев