Урманасты Үтәмештә карникалар хуҗаларын “күрмәмешкә салыша”
Урманасты Үтәмеш авылыннан Рәдиф һәм Гөлнара Хөснуллиннарның умартачылык стажлары 25 елдан да артып киткән.
Рәдиф Рәсим улының бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Бер оя умартадан башланган шөгыль бу аның. Бүген әлеге гаилә өйләре каршындагы инеш буенда зур умарталык булдырган, анда 30 оя корт.
-Әти гомере буе умарта тотты, тракторчы булып эшләгәч, вакыты да җитмәгәндер, 5-6 баштан артмады. Без – биш малай да үзебезне белгәннән бирле умарталар арасында булдык, - диде Рәдиф. – Умарталарга мәхәббәт шуннан кереп калгандыр. 1998 елда бу йортка торырга чыкканда, әти безгә “бирнәгә” бер оя умарта бирде. Шуннан башланып китте инде. Яратам мин алар янында йөрергә. Гөлнара көлеп: “Җәй буе су буеннан, умарталарың яныннан кайтмыйсың”, - ди.
Хөснуллиннарның умарталары усал түгел, карника токымлылар. Алар янында битлек кимичә йөрергә мөмкин. Корт оялары урамда, кар астында кышлыйлар. Быел өйләренә янкорма төзеп, бал аерту өчен аерым бүлмә ясаганнар. Биредә барын да үзләренә уңайлы итеп җайлаштырганнар. Йорт хуҗасы бал аерту эшен бераз ансатлаштырган, бал аерту агрегатын (медогон) электр белән эшли торган иткән.
-Әлеге җайланма бер кешене алмаштыра. Әйләнү тизлеген дә кирәгенчә ясап була, - дип аның эшләү алымын күрсәтте Рәдиф. – Аерткан балны ташып йөрисе юк, шунда тора, сату өчен савытларга тутыру да биредә үк.
Быел алар бер тонна тирәсе бал аертканнар. Үз клинетлары да бар. Әлмәткә күпләп илтәләр. Язга кадәр уңыш урнашып бетә. Моңа кадәр ана умарталарны сатып алсалар, Рәдиф аны үзе чыгара башлаган.
-Әле беренче ел гына эшләп карадым, ничек кышларлар? – ди ул.
-Умарталар еш чагамы соң, аны ничек кичерәсез? – дим.
-Чага инде, күп чагалар, аеруча, бал аертканда, алар бит балны үзләре өчен җыя, бирәселәре килми, - ди әңгәмәдәшем. – Без чагуга ияләшкән инде, шешми, файдасы гына бар.
Хөснуллиннар коронавирус белән авырмаганнар, моны да умарта, бал белән бәйлиләр.
-Өстәлебездә гел бал тора, чәйне бал белән эчәбез, кайнатмалар кулланмыйбыз диярлек, балалар да бал ярата, - диләр алар. – Бал бит ул - экологик чиста продукт. Кортлар бервакытта да агулы чәчәктән никтар алмый, әгәр ул агуланган булса, умарта үзе дә кайтып җитә алмый, үлә. Умарта индикатор сыман ул.
Рәдиф – нефтьче, Гөлнара – укытучы, һәр көнне диярлек эшкә чыгып китәләр. Умарталарга да вакыт күп кирәк. Шулай да алар бер-берсен алмаштырып, тиешле эшләрен вакытында башкарып калырга өлгерәләр. Яр Чаллыда яшәүче уллары белән кызлары да еш кайталар. Бал аертканда, язын кортларны чыгарганда да аларның ярдәме зур.
Быел Хөснуллиннарның кабаклары да нык уңган. Алар кабак белән мал симертәләр. Күп еллардан бирле кавын, карбызны да үзләре үстерә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев