“Умырзая” Саратовтан җиңеп кайткан
Безнең якташлар

“Умырзая” Саратовтан җиңеп кайткан

Район мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле коллективы Саратовта узган “Идел буе йортында” милли мәдәният этнофестиваленнән өченче урын иясе булып кайтты.

Бу чара “Бергә без – Россия” Бөтенроссия халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган. Анда 11 төбәктән 300 дән артык кеше катнашкан. Фестивальдә халык иҗатының барлык жанрлары: хореография, вокал, хор, музыка уен коралларында башкару, декоратив-гамәли сәнгать сыналган.

Безнекеләр татар халык йортында милли җырлар, биюләр, ризыклар тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш Шәһәр көнендә дә чыгыш ясаганнар.

Гөлгенә Хәрисова фотолары


Нет комментариев