Ульяновка укучылары Кукмарада осталыкларын күрсәтте
Ульяновка урта мәктәбе укучылары Кукмарада узган ТР мәктәп урманчылыкларының “Урман халык традицияләрендә” слетында катнаштылар.
Өч көн дәвам иткән чарага 31 мәктәп урманычлыгыннан йөзгә якын бала килгән.
Укучылар беренче көнне “Цифрлы урман викторинасы” барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, шулай ук логик фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыкларын күрсәткәннәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган күңел ачу программасы да егетләр һәм кызлар күңеленә хуш килгән.
- Бәйгедә безнең укучылар актив катнаштылар, практик белемнәрен күрсәттеләр, - диде Ульяновка мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Елена Кузьмина.
Яшь урманчылар үсемлекнең исемен яфраклары һәм үсентеләре буенча атыйлар, агач токымын, куакның орлыклары буенча билгелиләр, агачның диаметрын, биеклеген, яшен күз белән һәм кораллар кулланып таныйлар. Бәйгедә орлыкларны һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җиһазлар турында белемнәрен күрсәткәннәр.
Чирмешәнлеләр алып барган агач эшләнмәләре бәйгегә әзерләгән күргәзмәдә урын алган.
Елена Кузьмина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев