Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән 67 яшьлек Вәсилә Гарифуллина көн дә турникта тартыла

Туймәт авылында яшәүче Вәсилә Гарифуллинадан ярдәм сорап авылдашлары гына түгел, хәтта күрше районнардан да килгәлиләр. Ул гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең буыннарын утырта.

Аның моңа керешеп китүе һич уйламаганда була. Якташыбыз гомере буе фермада эшләгән, шул вакытта кул-аякларын авырттырган иптәшләре аңа мөрәҗәгать иткән. Ул имгәнгән урыннарны сылаган, я утырткан, файдасын күрүчеләр кабат ярдәм сораганнар.

-Менә шулай кереп кителде инде бу шөгыльгә, - ди Вәсилә Мөхәммәтзыя кызы. – Ә инде пенсиягә чыгып эштән туктагач, моңа вакыт артты. Минем медицина белемем юк, мәктәптә укыган анатомия белән генә. Дөрес, хәзер интернеттан карап та өйрәнәм. Шуңа да чыккан зур буыннарга тотынмыйм, андыйларны табибларга барыгыз, дип җибәрәм. Ә бераз, шуыган, тайпылганнарны әкрен генә сылап, урынына утыртам.

Әлеге сәләт аңа нәселдән күчкән, диләр өлкән кешеләр. Вәсилә апаның әтисенең әнисе Тайбә әби авылдашларына шулай булышкан ди. Аның оныгына да еш киләләр.

-Көнгә ике-өч кеше булса, арыйм, гомер буе фермада салкында эшләгәннәр эзсез узмаган, аяк-куллар авырта, - диде 67 яшьлек әңгәмәдәшем. – Шулай да беркемне дә борып җибәрмим, төн уртасында да килүчеләр булды. Файда итә алгач, шатланам, артларыннан теләкләр теләп озатып калам.

- Вәсилә апа, кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә? – диюемә.

-Олылар гына түгел, яшьләр дә күп килә, буын чире яшәрде. Ир-атлар бил, муен авыртып мөрәҗәгать итә, хатын-кызлар умыртка баганасы авыртудан зарлана, - дип сөйләде Вәсилә апа. – Утырып эшләүчеләрнең аркалары ката. Мин аларны карап, сылап, массажлап җибәрәм. Халык медицинасын да киңәш итәм. Умыртка баганасына, билләргә иң яхшы зарядка - турникта асылынып тору. Үзем дә көнгә берничә тапкыр шулай тартылам.

Вәсилә апа тик торырга күнекмәгән, кичләрен кулына бишэнә ала, оекбашлар бәйли, әле догалар укырга да вакыты кала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев