Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән бер гаиләнең өч улы Ватан сагына баскан

Туймәт авылыннан Наилә һәм Рафик Шаһидуллиннар, махсус хәрби операциягә мобилизация башлану белән, анда бер-бер артлы өч улларын озаталар.

-Русланыбыз беренче төркем белән сентябрьдә китте, октябрьдә, ике көн аша, Илдар белән Булат мобилизацияләнде, - ди әниләре Наилә Нургали кызы. – Бу көннәрдә безгә дә, аларның гаиләләренә дә бик авыр булды. Улларыбыз куркып калдмады, повестка килү белән Ватан сагына бастылар. Мин алар белән горурланам.

Өч баласы булган аталарны хезмәттән азат итәргә дигән карар чыккач, Русланны кире кайтаралар. Тик абыйсы Илдар һәм энесе Булат яу кырында булганга, аның йөрәге тынгылык бирми, бу елның февралендә контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Кызганыч, май аенда аның кулы яраланган, бүген гаиләсе янына кайткан, дәваланып йөри.

Инде ике елдан артык махсус хәрби операция зонасында булган Илдар да чираттагы бәрелешләрдә яраланган. Хәзер ул Ростовта - госпитальдә. Озакламый Булат кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш.

-Менә шулай очрашулар көтеп яшибез. Телефон аша сөйләшеп торабыз. Шулай да 2-3әр атна элемтә чыга алмаган чаклар була, - ди Наилә. - Андый вакытларда дога укыйм, Ходайдан сорыйм, күңел дә бераз тынычлана.

Наилә Шаһидуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев