Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән 87 яшьлек Роза әби хәрбиләргә оекбашлар бәйли

Гөлнур Гайфетдинова, әнисе Роза Ногманова белән, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бәйләгән оекбашларының исәбен дә хәтерләми.

-Өлешчә мобилизация башлангач, 2022нче елда керештек бу эшкә. Фронтка ярдәм итү өчен курсташлар белән акча җыеп, Мәскәүдән йон җебе кайтарттык, - ди Гөлнур Хәйдәрҗан кызы. – Электән бәйләргә яраткан 87 яшьлек әнием бик теләп бу эшкә алынды. Рәхмәт, авылдашларыма, танышларга тәкъдимемне күтәреп алдылар, күмәк эш тиз башкарылды. Без оекбашларны Лисичанск шәһәренә җибәрдек, Яр Чаллы шәһәреннән Габдерәшит хәзрәт белән озаттык, ул алып китте.

Аларның тагын дистәләп җылы оекбашлары әзер. Роза әби кыш буе йон эрләп бәйләгән, бер минут та буш торырга өйрәнмәгән якташыбызның кулында бүген дә - бишинә.

-Без аларны армиягә китүче ир-егетләргә дә бирдек, - ди Гөлнур апа. – Кирәк кеше мөрәҗәгать итсен, без бик теләп булышабыз. Чимал әзерләргә әле бер капчык сарык йоны бар. Аны бер курсташым җибәргән иде.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев