Туймәтнең ветеран укытучыларына Казандагы авылдашлары бүләк җибәргән
Чирмешән районының Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова быел да “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды.
Ул Туймәт мәктәбендә үзенә белем биргән, гомумән, бу мәктәпнең ветеран укытучыларына 2026 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк итте.
Шулай итеп киләсе елда мөхтәррәм апаларыбыз: Әкълимә Сәгыйрова, Зәйнәп Сабирова, Зөһрә Галимова, Ралия Вәлиева, Рушания Кәримовалар район яңалыклары белән бүләк газета аша танышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев