Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт авылының социаль хезмәткәренә багышлап шигырь язганнар

Туймәт авылыннан Розалия Зарипова әби-бабайлар белән уртак тел табып эшли. Бер авылдашы аның турында хәтта шигырь дә язган.

Ул социаль хезмәткәр булып 24 ел эшли. Чирек гасыр дәвамында  дистәләгән әби-бабайга хезмәт күрсәткән, өлкәннәр дә аны үз балалары кебек якын иткән.

-Һөнәремне яратам, югыйсә шулкадәр эшли алмас идем. Ял көннәрендә дә барып хәлләрен белеп кайтасы килгән вакытлар була,  - диде Розалия Зарипова. – Алты өлкән кешегә хезмәт күрсәтәм. 98 яшьлек Мөгаллимә әби Сәүбанованы инде 18 ел карыйм, бер-беребезгә ияләшеп беттек. Алар да минем гаиләм белән кызыксынып, хәлләрне сорашып торалар. Фатыйма әби Игътисамова (мәрхүмә) белән аңлашып эшләдек. Бик җайлы кеше иде. Миңа багышлап шигырь дә язды.

Без Розалия Габбас кызы белән аның карамагында булган Минәхмәт Нургатин йортында очрашып, эш арасында бераз сөйләшеп алдык.

-Розалия мине инде 10 ел  карый, рәхмәт, ашым пешкән, өйдә тәртип, балалар кайтмаган атналарда ял көннәре дә килә, - диде озакламый 90 яшен тутыручы Минәхмәт бабай.

Розалия һәр көнне 6-7 километр юл уза, үз карамагындагы өч өлкән кешегә һәр көнне бара. Җәен ул велосипед белән йөрсә, һава торышы бозылгач, бу араны җәяүләп атларга туры килә. Әби-бабйларга кибеттән азык-төлеген дә алып кайта, башка йомышларын да үти, өй эшләрендә дә булыша. Кайбер вакытларда табиб, психолог та булырга туры килә аңа.

-Сөйләгәннәрен сабыр гына тыңлыйм. Аларга да игътибар кирәк. Безне бит барына да укыталар, беренче ярдәм күрсәтергә, урын өстендә ятучыларны карарга өйрәттеләр, - диде Розалия Габбас кызы. – Барысының да кирәге чыга.

Кар көрәшергә, башка төрле ир-ат эше килеп чыкканда өлкәннәр янына ире Атлас белән баралар. Элегрәк әнисенә улы да булышкан, хәзер ул махсус хәрби операция зонасында. Зариповлар өлкән кешеләргә бергәләп булышалар.

“Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 40 социаль хезмәткәре районда 215 өлкән кешегә булыша. Лагерка, Мордва Афонькәсе, Шешминка, Андреевка, Иске Элмәле, Ивашкино, Әккәрәй, Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Түбән Кәминкә, Ульяновка авылларында ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлар булса да, бу торак пунктларда социаль хезмәткәрләр юк.

автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев