Туймәт авылында яшәгән бабам фронтовик иде
Бөек Ватан сугышы афәте кагылмаган бер генә йорт та калмагандыр. Туймәт авылы Галимовлар йортыннан бу сугышта ике кеше катнашкан.
Бөек Ватан сугышы башланганда әнинең әтисе, минем бабай Мирҗаҗан Галимовка 46 яшь була. Башта сугышка яшьләрне генә алсалар да, олырак ир-атларга да чират җитә. 1943 елда бабайны да сугышка алалар.
Гомер буе атлы эштә йөргән, иллегә җитеп килүче авыл агаен фронтта алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары илтүче, ә кире юлда яралылырны алып кайтучы взводка билгелиләр. Аңа көндез генә түгел, төннәрен дә йөкләрне билгеләнгән вакытка, тиешле урынга илтеп җиткерергә туры килә. Йөк төягән олауларны туплар, минометлар белән утка тотулар дисеңме, самолетлардан өсләренә бомба сибү дә, берсе дә калмый. Шундый мәхшәрләрнең берсе вакытында, 1944 елның көзендә, аларны дошман самолеты бомбага тотканда бабайның уң аягы яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң аны комиссовать итәләр.
Бабай туган авылы Туймәткә, гаиләсенә култык таякларында кайта.
- Әтинең култык таяклары белән йөргәнен хәтерлим. Аның аягындагы ярасы гел үлекләп торды, вакыт-вакыт аннан мина кыйпылчыклары чыга иде, - ди 1945 елның октябрендә туган әни, Фәһимә Дәүләтшина. – Аягы сызлап азапланганы әле дә истә.
Бабай соңрак бер таяк белән генә йөри башлый. Шулай булса да колхоз эшенә чыга, фермада, кырда, ындыр табагында каравылда тора. Шул әрнүләре белән 70 яшенә кадәр яши, 1965 елда дөньядан китә.
Бабайның улы Габдерәшит тә яшьли сугышка кергән. Бәхеткә, аңа туган ягына үз аякларында кайту насыйп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев