Туган як тарихын өйрәнүче Чирмешән укучыларын Мәскәүгә чакырганнар
Туган як тарихын өйрәнүче укучыларыбыз Софья Арютина һәм Риназ Әбүнәгыймов җирле үзидарә тарихына багышланган Бөтенроссия конкурсы финалына үттеләр.
1 нче Чирмешән мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Софьяның һәм Лашман мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Риназның тикшеренү эшләрен экспертлар югары бәяләгән. Бу этап читтән торып (заочный этап) узган. Бәйгенең финалы 16-18 апрельдә Мәскәүдә уза, алар чакыру алдылар. Мондый бәйгеләр кече Ватанга мәхәббәт тәрбияли.
Хәзер Софья белән Риназ финалга әзерләнәләр. Укучылар үз проектлары буенча эшли, ораторлык осталыкларын камилләштерәләр һәм яңа материаллар өйрәнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев