Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Гадәти булмаган бүләк фермерлыкка юл ачкан

Түбән Кармалка авылында яшәүче бер гаиләгә – Антонина Зенинага һәм Сергей Корженковка дуслары ун ел элек ике куян бүләк итәләр. Әлеге гадәти булмаган бүләк кечкенә генә фермерлыкка юл ача да.

Бүләкләрне асрарга урын кирәк булгач, гаилә башлыгы аларга читлекләр ясап куя. Әкренләп озынколаклылар үрчи башлый.

-Шулай итеп яңа шөгылгә кереп киттек, - ди Сергей Михайлович. – Итен авыз итеп карагач, ошады. Хәзер инде ана куяннарыбыз дүртәү.

“Исәбен дә белмибез”

Хәзер аларның хуҗалыгында куяннар шулкадәр күп, хуҗалар санаудан да туктаганнар.

-Кем санап бетергән инде, ай саен үрчиләр, - дип елмая хуҗабикә.

Хуҗалар куяннарга азыкны хәтта пешереп тә ашаталар – бакчада үстергән бәрәңге һәм чөгендерне пешереп, катнашазык белән бутап бирәләр. Җәен яшелчә һәм яңа үләннәр белән тукландыралар. Кышкылыкка печән әзерлиләр. Хайваннарны карауның әллә ни авырлыгы юк, үзе табышлы, ите тәмле һәм файдалы.

Куян итеннән пилмән

 Гаилә куян итеннән нинди генә ризыклар әзерләми. Аның иттарткыч аша чыгарылган итеннән пилмән дә бик тәмле килеп чыга.

-Балалар бик ярата, аларга да бирәбез, күчтәнәчкә дә яхшы, - ди Антонина Дмитриевна.

Итне алар төрлечә әзерлиләр. Яшелчәләр белән пешерелгәне - барысының да яраткан ризыгы.

-Мин аны җиңсәдә (рукав) әзерлим. Куян итен уртача зурлыкта кисеп, бәрәңге, кишер, суган кушып, тәмләткечләр һәм майонез белән бутыйм, - ди хуҗабикә. – Аннары газ мичендә пешерәм.

Пешерә белсәң, куян сөякләреннән шулпа да бик тәмле була.

Киләчәккә планнар

Гаилә бу шөгыльдән туктарга җыенмый. Йорт хуҗасы озынколаклыларга яңа читлекләр ясарга планлый, алар яши торган абзарны җылыту нияте дә бар. Үзләреннән арткан итне халыкка да тәкъдим итәләр.

-Бу хобби да, гаилә өчен ярдәм дә. Ә иң мөһиме - без нәрсә ашаганыбызны төгәл беләбез, - диләр алар.

Бүләк куяннарның тарихы дәвам итә әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев