Түбән Кәминкәдән Мамедовлар йорты тирәсендә кош тавышы тынмый
Асиф һәм Фәрганә Мамедовларны түбәнкәминкәлеләр инде авыл кешеләре итеп саный. Әзербайҗан гаиләсенең бирегә кайтып төпләнгәненә 30 ел.
Хуҗа да, хуҗабикә дә пенсиядә. Өйдә генә булсалар да, көннәре хезмәттә үтә, алар гел хәрәкәттә. Мамедовлар кошчылык белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта каз, күркә-үрдәк, тавыклар үрчетәләр. Бу Асиф абыйның яраткан шөгыле.
-Һәр елны тәүлеклек каз бәпкәләре сатып алабыз, быел да алар 50 баш, - диде Асиф Куламали оглы. – Бик матур үсеп киләләр. Үзебезгә унны калдырабыз, калганнарын тере килеш сатабыз.
Йорт янындагы ясалма сулыкта эреле-ваклы үрдәкләр су коена, ишегалдында тавык-чебешләр дә байтак. Күркә-үрдәкләре дә, тавыклары да бәпкәләрен һәм чебешләрен утырып чыгара, әле дә йомырка өстендәге кошлар байтак. Яңа чыккан үрдәк бәпкәләренә дә хуҗалар табылып тора, аларны “әниләре” белән алалар.
Кошлар ясалма күлдә коенып чыккач чирәм чүплиләр. Асиф абый аларны бодай, арпа белән сыйлый.
-Көне буена кошлар янында йөрим, алар белән рәхәт, - ди хуҗа.
Асиф Куламали улы белән саф татарча сөйләштек.
-Татарлар арасында яшәгәч, телне өйрәндек. Авылдашлар белән татарча сөйләшәбез, ана телен дә онытмыйбыз, гаиләдә үз телебездә аралашабыз, - диде Асиф абый.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев