Түбән Кәминкәдән Гөлнараның розаларын эшләпәле бүре саклый
Түбән Кәминкәдән Гөлнара һәм Равил Зариповларның өй аллары, йорт тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, розаларның гына да 100гә якын төре бар. Биредә үзеңне оранжериядәге кебек хис итәсең, ә аларның исләре...
Оранжериядәге кебек
Әлеге гаилә Әлмәт шәһәрендә яши, биредәге йортларына җәен ялларга гына кайтасалар да, без барганда Гөлнара чәчәкләре арасында мәш килә иде, ул отпускасын биредә үткәрә.
-Без һәр ялда авылда, отпусканы көтеп алам. Кайту белән, беренче эш итеп, чәчәкләремнең хәлен беләм, - дип сөйли Гөлнара Флүз кызы. – Яшьтән чәчәкләр яратам, алар белән яшим, сулыйм дисәм дә була. Әлмәттә йортыбыз каршында да чәчәкләр үстерәм, тик ул уртак территория, үзем теләгәнчә барып чыкмый. Ә авылга кайткач, рәхәтләнәм.
Яраткан шөгыль
Чәчәкләр яратучы Гөлнара бу шөгыльгә әле берничә ел элек кенә керешкән. Шул вакыт эчендә инде аның бакчасында 100 төргә якын гөлчәчәк (роза) тамырланган, аларның нинди генә төсләре юк, эресе дә, ваграгы да, бер ботагы үзе бер букет кадәрлеләре дә. Күпчелек чәчәкләрне розалар тәшкил итсә дә, рәт-рәт булып лаләләр, нарцисслар, ирисләр, пионнар, хризантемалар тезелеп киткән. Алар, берсен-берсе алмаштырып, иртә яздан көзгә кадәр чәчәктә утырлар.
-Хәзер бакчаны розалар бизи, бу аларның беренче дулкыны, икенчесендә инде чәчәкләре азрак була. Иң ахырдан, суыкларга кадәр, хризантемаларым сөендерә, - ди хуҗабикә. – Чәчәкләрне бүләк итәргә дә яратам, букет сорап килүчеләргә аларны кисеп бирәм.
Чәчәк үстерү серләре
Гөлнарадан чәчәкләрне үстерү серләрен сорадым.
-Әллә ни сере юк, химик препаратлар кулланмыйм диярлек, розаларга гөбләләр (тля) зыян сала башласа, агу сиптерәм. Чәчәк үсентеләре сатып алсам да, аларга башка чыгымнар тотмыйм. Күршеләрнең тиресе бушлай, - дип елмая ул. - Чәчәләр төбенә черегән тирес салам. Аннан соң чүпләрен утап, төпләрен йомшартып торырга кирәк.
Бакчаны сыннар бизи
Чәчәк түтәлләрен төрле сыннар: велосипедтагы эшләпәле бүре, атынгычтагы аю, озын колаклы куян да бизи.
Гөлнара шәһәр кызы, Равил белән гаилә коргач, маллар асрап, ун ел Түбән Кәминкәдә яшиләр. Гөлнара табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли, ире – колхозда. Авылда эш урыннары беткәч, Әлмәткә китәргә мәҗбүр булалар, өч бала үстерәләр. Сала тормышын яратучы Зариповлар йортларын ялгыз калдырмаска тырыша.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев