Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Гөлия ханымның ярдәм чемоданы гел үзе белән

Түбән Кәминкәдән Гөлия Гарифуллина инде 42 ел халык сәламәтлеге сагында. Шуның 40 елы Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясендә.

Әтисе Флер (мәрхүм) кызын укытучы итү хыялы белән яши. Кызганыч, ул Гөлия 6 нчы сыйныфта укыганда фаҗигале төстә вафат була.

-Әти, “Кызым, мин сине Арчага укырга илтәм, укытучы булырсың,” – дия иде, - дип күңеле белән 1977 нче елга кайтты Гөлия апа. -  Ә мин медицина өлкәсен сайладым. Моңа күрше кызы Фәһимә Саттарова сәбәпче булгандыр. Ул мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге медицина училищесына укырга керде. Кайткан саен, мине кызыктырып, укуы турында сөйли, шуннан мин дә, 8 сыйныфтан соң аның янына киттем.

Гөлия мәктәпне “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, уку йортына имтиханнарсыз керә һәм анда да тырышып укый, һөнәрен бик ярата.

Тәүге чыныгу

Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап,  шәфкать туташы белгечлеге алып эшли башлаганда Гөлия Флер кызына 18 яшь тә тулмаган була.

-1982 елда юллама буенча Әлки районына  эшкә билгеләделәр. Үзебезгә, якын-тирә районнарга да юллама юк иде. Безнең буын кешеләре кая әйтсәләр, шунда барырга дип тәрбияләнгән бит, - ди әңгәмәдәшем. – Әлкигә чыгып киттем, Чистай аша автобус белән, район үзәге Базарлы Матакка бардым. Район үзәк больницасында эш урыны юк, мине Юхмачы авылындагы участок больницасына җибәрделәр. Ул район үзәгеннән дә 35 километр ераклыкта.

Яшь кыз ул районда иң зур авылларның берсе Юхмачыда поликлиникада шәфкать туташы булып эшли башлый. Ике ел дәверендә педиатр, терапевт янында кабул итүдә эшли, патронаж шәфкать туташы вазифаларын да башкара.

-Ул вакытларда юллар да юк, ерак та, өйгә бик сирәк кайта идем. Авылга бер көндә кайтып җитә алсам да, кире юлда Чистайда кунгаладым. Шуңа әнинең дә районга кайтарасы килде. Юхмачыда ике ел эшләгәч, Котыш больницасына урнаштым. Анда инде дежур шәфкать туташы булып эшләдем, - диде Гөлия апа. – Соңрак, авылда эш урыны бушагач, Түбән Кәминкә участок больницасына кайттым.

Бәби таптыруда да катнашырга туры килде

Ул елларда авылда кеше күп, больница тәүлек әйләнәсе эшли, урын җитмәгәндә авыруларны коридорга да салырга туры килә.

-30 урынлы больницада кышларын 56 кеше дәваланган вакытлар да булды. Күтәмә, Кармыш, Яшәүче, Ивашкино, Әккәрәй, Кара Чишмә авыллары безнең участокка керә иде, - ди тәҗрибәле шәфкать туташы. – Башка милләт кешеләре дә күп килә, шуңа чувашча да өйрәнергә туры килде, сөйләшә алмасам да, ул телне бераз аңлыйм. Элек биредә операцияләр дә ясаганнар, бала тудыру бүлеге дә булган, ә мин килгәндә алар юк иде инде. Стоматология кабинеты эшләгәне дә хәтердә. Шулай да, бер тапкыр, ашыгыч рәвештә бала тудыруда катнашырга туры килде.

Ул вакытларда бит әле больница авыл очындагы агач бинада урнаша, хәзерге кебек шартлар да булмый. Гөлия апа шприцларны кайнатып укол кадаган вакытларда  ук эшләгән. Хәзер эш шартлары яхшы, элеккеге белән чагыштыру мөмкин дә түгел. 2014 елда ремонт ясаганнан соң гына больницага су кертәләр. Ә инде 2020 елда модульле амбулаториягә, авыл уртасындагы бинага күченәләр. Ул биш ятакка исәпләнгән, авырулар монда көндез килеп дәва ала.

Гөлиябез алыштыргысыз

Бүген Гөлия апа укол ясау кабинетында шәфкать туташы. Ул ярты ставкада, төшкә кадәр генә эшләсә дә, ярдәм итәргә гел әзер. Авылдашлары аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин.

-Эшем шундый, төнлә телефон шалтыраса да, ишек яки тәрәзә каксалар да, сикереп торып, җыенып чыгып китәм, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле әйберләр белән чемоданым гел үзем белән. Кирәк булганда, ирем Әмир дә авырсынып тормый, машинасын кабызып юлга кузгалабыз, - ди Гөлия апа. – Авыруларга беренче ярдәм күрсәтәм, район үзәгенә озата барырга да туры килә.

Амбулаториядә аның турында җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә, авырулар да бары мактау сүзләре генә әйтте.

-Безнең Гөлиябез алыштыргысыз, нинди генә эштә дә аңа таянырга була, - диде хезмәттәше Алевтина Просверкина.

Якташыбыз үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба, авыл мәдәният йортында узган бер чарадан да читтә калмый. Ире Әмир гармун тарта, ә Гөлия апа моңлы тавышы белән җыр суза. Алар, гомумән, гаиләләре белән җыр-моңга гашыйк, уллары Данияр белән Илвир да сәхнәгә еш чыга.

Гөлия Флер кызы быел зур юбилеен билгеләп үтә, шулай да әле ул эшен ташларгы җыенмый.

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев