Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Фәния Лотфуллина балан бәлешләре, кишер пироглары уңдырган

Түбән Кәминкәдә яшәүче Фәния әби Лотфуллинаның 90 яшьлек юбилее көнне төп йорт гөр килеп торды. Балалары, оныклары аны чәчәкләргә күмде.

Әниләренә, әбиләренә булган хөрмәт күренеп тора: бәйрәм табыны сый-нигъмәттән сыгылган.

-Әни безне тәмле балан бәлеше, кишер пирогы пешереп каршы ала иде. Бер-ике ай элек кенә бераз авырып китте, шуңа аны үзебезнең янга алдык. Әле ул былтыр да җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп, кайнатмалар ясый, кыяр, помидор тозлый иде, - ди балалары. – Ә бүген төп йортта әниебезнең бәйрәменә җыелдык. Рәхмәт аны олылап килгән барлык кунакларга.

Фәния Ислам кызын юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны район башкарма комитеты җитәчесе Илнур Җамалетдинов җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Юбилярның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 7 сыйныфны тәмамлаган яшүсмер хезмәт юлын фермада башлый. Аңа сарыклар, дуңгызлар карарга, сыер саварга туры килә.

-Балалар белән бишәр гектар чөгендер эшли идек, әле бакча тутырып суган да иктек. Гаилә ишле булгач, барына да өлгердек, - диде Фәния әби. – Дистә еллар мәктәп ашханәсендә дә эшләдем.

Фәния әби ире Рәшит белән алты бала: биш кыз һәм бер ул үстерәләр. Авылда кирпечтән төзелгән беренче  йорт Лотфуллиннарда була, алар аны 1977 елда өлгертәләр. Тырыш пар  49 ел гомер итә, Рәшит абый үлгәнгә дә инде 18 ел гомер узган. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар, әбинең 11 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

-Рәхмәт, әти-әниебезгә, безне хезмәт белән тәрбияләделәр, мал табарга өйрәттеләр, - ди кызлары. – Безнең өйдә һәр эш, һәркемнең түтәле бүленгән иде.

Балалары читтә яшәсәләр дә, Фәния әби ялгыз түгел, алар төп йортка еш кайталар. Күршесе Миңсылу Закирова көнгә берничә керә, хәлен белеп, тәмле ризыклары белән сыйлый.

 

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев