Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Дания әби артистлар тормышы белән кызыксына

Түбән Кәминкә авылында гомер итүче 90 яшьлек Дания әби Низамова дөнья хәлләреннән хәбәрдар.

Ул берничә төрле басма алдыра, иң яратканы “Безнең Чирмешән” газетасы. Телевизор карый, татар артистларының тормышлары белән дә кызыксына.

-Әни хат ташучы килгәнен көтеп ала, кайбер газеталарны урамда эскәмиягә утырып ук укый. Берәр кызыклы язма булганда, аның белән танышып бетермичә, сөйләшми дә, - диде әнисенең юбилеена Керкәледән килгән кызы Рәзинә.

Якташыбызның 90 яшьлек юбилее уңаеннан төп йортка кунаклар – балалары, килен-кияүләре, онык, оныкчыклары кайткан, аны олылап мул табын корганнар. Бәйрәмгә күршеләре, туган-тумачалары да җыелган.

Дания Мингалим кызына район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова ирештерде. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сирень Яхина да котлауладылар.

Дания әбинең балалык еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә, аннан соң да колхозда авыр хезмәттә була. Сыерын да сава, гектарлап чөгендер эшкәртү дә эләгә, хат ташучы кебек җаваплы эшне башкара, китапханәче булып та эшли.

-1974 елда колхозга холмогор таналар алып кайттылар, бу районда да беренче иде, 20 баш малны миңа ышанып тапшырдылар, - дип сөйләде Дания Мингалим кызы. – Бу токым сыерлар бик сөтле булды, кул белән генә саварга, саву аппаратына ышандырмыйлар.

Дания әби, ире Ирек абый белән, бер кыз, өч ул үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар, барысына да югары белем бирәләр. Кызганыч, Ирек абыйның вафатына инде 25 ел гомер узган, кечкенә генә гәүдәле әбигә ике улын да җир куенына салырга туры килгән. Нык булып кала якташыбыз, 90 яшен тутырганда да үзен-үзе карап, үз аякларында йөри. Балалары аны ялгыз калдырмый, атна саен кайтып хәлен беләләр, йорт эшләрен башкарып китәләр. Каенанасын 45 ел карап, соңгы юлга озаткан Дания әби үзе дә кадер-хөрмәттә яши.

-Күпме генә кыстасак та, әле үзебезгә яшәргә алып китә алмыйбыз, кунакка барса да, озак тора алмый, - диде улы Фаил. – Рәхмәт, әти-әнигә безне хезмәт белән тәрбияләделәр.

Дания әби бай – 8 оныгы, 12 оныкчыгы бар, аларны күрү, тәрбияләшү - үзе бер бәхет.

-Каникулларыбыз әби янында узды, без йокыдан торганда һәрвакыт аның таба ашлары пешкән була иде, - дип яшьлек елларын искә төшерделәр оныклары.

  

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Миндя Дания апаны олы юбилие белен, зур хормят белен котлыйм! Ана ике аягы белен йорерлек, ике кулы белен тотарлык, ике кузе белен курерлек, ике колагы белен ишетерлек зихенле гомерлярен телим. Бик ихтирамга лаеклы ул Дания апа, балаларыннан, онык-оныкчыларын игелеклярен куреп шат кунел белен яшяргя Раббым насыйп итсен!