Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә авылы юбиляры авыл хуҗалыгындагы эшләр белән кызыксына

40 яшендә “теге дөньядан” кайткан Миннури Гыйрфанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– 50 ел элек әни үлгән дигән хәбәр таралган иде, гомере булгач, 90 яшьлек юбилеен да каршыларга насыйп булды, – ди кызы Хәлимә Гайнуллина. – Авариягә очрап әнинең аягы сына, шуннан инфекция таралып, хәле нык авырая, аны үлгән дип уйлыйлар.

Түбән Кәминкә авылыннан Миннури әби гомере буе колхозда төрле эшләр башкара, гектарлап чөгендер, ә бакчаларында суган үстерәләр. Бу яшелчәне тугызар тонна саткан еллар булды, дип искә ала Хәлимә апа.

Юбиляр әби улы Рауф тәрбиясендә яши, ике кызы да гел янында. Якташыбыз әле бүген дә авыл тормышы белән кызыксына, кайсы кырга нәрсә чәчәләр, урак ничек бара – барысын да сорашып тора.

Алар ире Әсәдулла белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганыч, бер уллары дөньядан иртә китә, Әсәдулла бабайның вафатына да ике ел гомер үткән.
Миннури әбинең гомер бәйрәменә балалары мул табын корган. Миннури Гыйльман кызына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.

Миннури әби әле дә бик зиһенле: барын да сорашып, барлап тора. Балалары, җиде оныгы, тугыз оныкчыгы да аның янында еш кунаклар.

Екатерина Назимова һәм гаилә архивыннан фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев