Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Телгә мәхәббәт гаиләдән башлана

Үзен Эрик Григорян дип таныштырган малай бик матур татарча сөйләшүе белән җәлеп итте. Чөнки, еш кына, татар балаларының сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, исләр китә: ”чыктым аша күпер” яки бер сүз татарча әйтсәләр ике-өчесе – русча.

Баксаң, Эрик Иске Үтәмеш малае икән, әтисе – әрмән, әнисе – татар. Бу гаилә белән якыннанрак танышырга булдым.

- Без гаиләдә күбрәк татарча сөйләшәбез. Өч балабыз да ана телен яхшы белә, алар белән гел татарча аралашам, әле еш кына Давидка да татарча сөйлим. Ул да безнең телне бераз белә, - диде Рушания Григорян. – 10 ел әти-әниләр белән яшәдек. Ана телен, гореф-гадәтләрне белүдә әби-бабайларның роле зур. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү гаиләдән башланырга тиеш. Әгәр бала гаиләдә ана телендә аралашмаса, балалар бакчасында, мәктәптә укытылган атнага бер-ике татар теле дәресендә генә күп нәрсәгә өйрәнә алмый.

Григоряннар әрмәнчә дә “ипи-тозлык” беләләр. Рушания үзе дә әрмәнчәне аңлый. Гаиләдә мөселман һәм христиан диннәре гореф-гадәтләрен дә үтәп яшәргә тырышалар.

- Күп телләр белү – байлык ул. Мин чувашча да сөйләшәм, - диде Рушания Габдерәшит кызы. – Балаларымның да күп телләр өйрәнүен, әти-әни телен аеруча яхшы белүләрен телим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев