Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Мостафиннар йорты оранжереяне хәтерләтә

Түбән Кәминкә авылыннан Сәрмәдия һәм Рауф Мостафиннар йортына мәктәп укучылары экскурсиягә килә. Уңган бакчачының бүлмә һәм бакча гөлләрен карарга дуслары, күршеләре дә еш керә.

Дөрестән дә, биредә үзеңне оранжереядәге кебек хис итәсен. Бүген Сәрмәдия апаның бүлмә гөлләре 85 төп. Аларның күбесе, яз җитү белән, бакчага күчкәннәр. Зур гөлләрне ишегалдына да чыгарганнар. Кышын аларның саны йөзгә җитә.

-Мин иртәнге сәгать дүрттә тору белән гөлләрем янына кереп, алар белән исәнләшәм, сөйләшәм. Аннан соң терлекләр янына чыгып китәм, - дип үзенең иртәсе ничек башлану белән уртаклашты гөлләр үстерергә яратучы якташыбыз. – Яратам гөлләрне, кая гына барсам да, үземдә юк чәчәк күрсәм, аларны сатып та алам, урлап та кайтам. Урлаган гөл яхшы үсә. Әле Чаллыга соңгы баруымда да, белдерү буенча табып, декабрист гөле сатып алдым, сары һәм саргылт төсле чәчәклесе юк иде миндә.

Сәрмәдия апа гөлләр турында яратып, җанын биреп сөйли, һәр гөлнең исемен һәм кайдан алып кайтуын да хәтерли. Аларны ничек тәрбияләргә, кайчан чәчәк ата, нинди температурада тотарга, барын да аңлата.

-Мине берәр зуррак чәчәк кибетенә кертсәләр аннан тиз генә чыга алмас идем. Шуңа балалар андый кибетләргә алып бармыйлар да, - дип елмая Сәрмәдия апа. – Чүлмәкләргә гөлнең исемен һәм кайдан алганымны язып куям. Язын картайганнарыннан үсентеләр алып кечкенә чүлмәкләргә утыртам, анда үсеп киткәч, көзге якта зурракларга күчерәм.

Якташыбыз кайсы гөлне ничек тәрбияләргә кирәклеген Интернеттан өйрәнә. Гөлләрне даими тукландыра, водород перекисе, В12 витаминнары да сибә.

-Элек Рауф гөлләргә игътибар итми иде, хәер инде ул да кызыксына башлады, “гөлләр чире” аңа да йокты, - ди әңгәмәдәшем. – Балалар да минем коллекциямне баетырга булыша. Танышлар арасында да үзара алмашабыз. Шулай арта инде гөлләрем.

Мостафиннарның бакчаларында да бер комплекс кебек. Клумбадагы чәчәкләр арасында ясалма күбәләкләр оча, шунда ук гипстан эшләнгән болан баласы, крокодил, аккошлар да урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев