Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Хәлимә Гайнуллина хаҗ сәфәре белән авылдашларын да таныштырып барган

Түбән Кәминкәдән Хәлимә апа Гайнуллинаның өч ел элек ниятләгән хыялы тормышка ашкан, ул хаҗ сәфәрендә булып кайткан. Без дә якташыбыз белән очрашып, аралаштык, зәм-зәм суыннан да авыз иттек.

-40 яшемнән, догалар өйрәнеп, әкренләп намазга бастым, - ди Хәлимә апа. –Бер вакыт авылга очрашуга килгән Галия Сафиуллина белән аралашканда хаҗга бару турында сөйләшеп киттек. 2020, 2021 елларда пандепия белән бәйле рәвештә Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәрләре оештырылмады. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, бу ният чынга ашты, Галия юлдашым булды, бергә исән-имин йөреп кайттык.

Якташыбыз “Мөслим тур” компаниясен сайлый. Аларның төркемендәге 48 кеше 26 июньдә юлга кузгала. Хаҗ сәфәре өч атнага сузылган. Хаҗилар Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Дубайга самолетта очалар, аннан Мәдинә шәһәренә автобуста баралар.

-Мәдинәдә өч көн булдык, Пәйгамбәр мәчетендә намаз укыдык, экскурсияләргә йөрдек. Күбрәк вакытны дога уку, зекер әйтү, теләк теләүгә багышларга тырыштык, - ди якташыбыз. – Төркемебезнең җитәкчесе  Әбделбасыйр хәзрәт барын да өйрәтеп, аңлатып торды. Мәдинәдә ихрамга кереп (чистарынып, пакъланып), Мәккәгә юл алдык.

Хаҗилар Мәккәдә кече хаҗ кылалар, кунакханәдә яшәп, мәчетләрдә намаз укыйлар. Ә олы хаҗ кылганда Минада, аннан соң Гарәфәдә палаткаларда яшиләр.

-Көннәребезне намазлар, догалар укып, теләкләр теләп үткәрдек. Авылдашларның исемлеген төзеп киткән идем, һәр йортка атап теләкләр теләдем. Кая бардык, ниләр күрдек, барысы белән дә таныштырып бару өчен ватсаптагы авылдашлар төркеменә видео, фотолар да куеп тордым. Үзем күргәннәр белән авылдашларны да таныштырып барасым килде, - дип хаҗда күргәннәре белән уртаклашты Хәлимә апа. – Элемтә белән проблема булмады, ватсап аша аралаштык.

Хаҗ кылучыларның вакытлары көнләп, сәгатьләп бүленгән, Корбан гаетен алар Минада каршылыйлар. Шәһәрдән дүрт километр җәяүләп барып, өч көн таш аталар. Кеше бик күп булса да, монда бернинди этеш-төртеш юк, тәртип, анда бару һәм кайту юллары аерым ясалган икән. Хәтта инвалид коляскаларында да килүчеләр бар бирегә, аларны якыннары җитәкләп йөри, ди.

-Тиешле гамәлләрнең барын да үтәргә тырыштык, Мәккәдә кабат хаҗ кылдык, кайтасы көнне, иртәнге намазга кадәр барып, Кәгъбәтулла тирәли саубуллашу тәвафын башкардык, - ди хаҗия. – Саубуллашканнан соң башка бер кая да барырга ярамый икән. Шуннан соң җыенып, кайтыр юлга кузгалдык. Гарәп Әмирлеге корольлеге һәрберебезгә Коръән китабы бүләк итте.

 

-Гаиләгез белән өч атна аерылып торгансыз, сагындырмадымы, Хәлимә апа? - дип сорамыйча кала алмадым.

-Анда көннәр вакыйгаларга бай, буш вакыт бер дә юк, төннәрен дә йокы аз эләкте, гыйбадәт кылып үткәрдек, шуңа авылдагыны уйларга вакыт та калмады, кайтыр юлга кузгалгач кына дөнья мәшәкате керде башка, - ди ул. – Рәхмәт инде ирем Азатка, кызу эш вакытында бакчаны, йортны алып калды.

-Сәгуд Гарәбстанында табигать, кешеләре нинди?

-Анда бездәге кебек яшеллек юк, тирә-юньдә таш та, ком. Мәдинә шәһәрендә генә хөрмә куаклары күрдек. Юллары бик яхшы, шома. Кешеләре бик кунакчыл, ачыклар, юлда автобусыбызны туктатып, “Сез Аллаһ кунаклары”, дип күчтәнәчләр, азык-төлек, су, җимешләр бирәләр, - дип сөйләде Хәлимә апа.

 

-Тел белән проблема булмадымы?

-Юк, базарларда сатучылар бераз русча белә, куллар, ым белән дә аңлаштык. Шуңа игътибар иттем, анда бары ир-атлар гына эшли, хатын-кызлар күрмәдем.

-Һава торышы нинди?

-Һава температурасы 45 градуска кадәр күтәрелде, 70кә кадәр дә җитә, ди. Ачык һавада озак булырга тырышмадык, биналарда, бөтен җирдә, кондиционер куелган.

-Быел бит хаҗ сәфәре бәясе дә нык арткан икән, Хәлимә апа, чыгымнарны каплау авыр булмадымы?

-Әйе шул, өч ел акча җыйган идек, суган үстереп саткан акчалар да шунда кереп китте, ике баш мал да суеп саттык, туганнар, авылдашлар, балалар да булышты. Юллама бәясеннән башка да чыгымнары күп булды әле. Улым 100 мең сум ук бирде. Ничектер шулкадәр күп акча алырга  яхшысынмадым, шуннан соң ул: “Әйдә, әни, сат миңа берәр әйбер,” – диде. Шулай итеп ул өстәлдәге ике пирогны 100 мең сумга сатып алды, - дип елмайды Хәлимә апа.

60 яшьлек әңгәмәдәшем, ике бала әнисе кабат хаҗ сәфәре кылырга теләге барын да яшермәде. Амин, насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев