Түбән Кәминкә апалары, мамыгын ерактан үзләре алып кайтып, шәл бәйләгәннәр
80-90нчы елларда Түбән Кәминкә шәлчеләр авылы буларак билгеле иде. Бу авылның күпчелек апасы шәл бәйли, ә кайберләре моның белән генә чикләнмичә, аны бәйләү өчен мамыгын да үзләре алып кайта. Бу эш белән шөгыльләнгән апаларның хәзер күбесе дөньяда да юк. Мәкаләмнең герое Фәйрүзә апа Сөнгатуллинага да инде 84 яшь.
-Мин бу шөгыльгә пенсиягә чыккач керештем. Кәҗә мамыгын алып кайтып сатучы Мөзәянә апа Мусинадан (мәрхүмә) чимал алып, шәл бәйләп карадым, - дип хатирәләр йомгагын сүтте Фәйрүзә апа. – Бер вакыт поездда барганда бер ханымның бик матур шәлен күреп кызыктым, ул мамыкны үзе алып кайтып бәйли икән. Башкортстан якларыннан булган танышым мине дә үзе белән мамыкка алып барырга ышандырды.
Фәйрүзә апа килешкән вокзалга, билгеләнгән вакытка килә, тик теге хатын-кызны тапмый. Билгеле, якташыбыз кире борылып кайтмый, билеты алган, Аллага тапшырып, поездга үзе генә утырып китә. Менә шулай ул беренче баруында 6 килограмм кәҗә мамыгы алып кайта. Күп өлешен сата, үзенә дә калдыра.
-Икенчесендә инде юлга Мөзәянә апа белән кузгалдык, - ди әңгәмәдәшем. – Волгоградны да узып бардык. Гадәттә, без мамыкка февраль-март айларында ике-өч тапкыр бара идек. Бу вакытта инде ул якларда язгы чәчү бара. Барып кайту өчен бер атна вакыт китә.
Бер шәл бәйләү өчен 400-500 грамм мамык кирәк. Чималны аялап, эрләп җебен әзерләгәч, шәл бәйләргә керешергә була.
-Мамыкны үзем эрләдем. Шәл бәйләү өчен берәр атна вакыт кирәк, бер керешеп китсәң ул үзенә тартып тора бит, төнге икеләргә кадәр утырган вакытлар да булды, - ди якташыбыз. - Кул өйрәнгәч аны карап та тормыйча бәйлисең, Мөзәянә апа кул эшен юлга да ала иде. Поездда ике тәүлек барабыз, ике тәүлек кайтабыз, эш белән юл да тиз үтелә.
Фәйрүзә апа бәйләгән шәлләрен сатмый, кызына, киленнәренә бүләк итә. Ул алып кайткан мамыкны көтеп кенә торалар, тиз аралап бетерәләр. Тирә-күрше авыллардан да киләләр.
Фәйрүзә апа белән Мәсхүт абый дүрт ул, бер кыз үстергәннәр. Бүген инде алар төп йортта икәү генә, балалар һәм оныклар еш кайта. 85 яшькә җитүче парларның бергә гомер итүләренә 65 ел була. Заманында Мәсхүт абый “Татарстан” колхозын җитәкләгән, Фәйрүзә апа пенсиягә кадәр авыл җирлеге Советында хезмәт куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев