Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Степановларның үз тораклары булачак

Район башлыгы Рамил Айбатов атналык пәнҗешәмбе планеркасында Иске Элмәледән Степановлар гаиләсенә торак алуга таныклык тапшырды.

Алар “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы кысаларында, торак сатып алу яки шәхси торак төзү өчен бер миллион 8 мең сум социаль түләү алу хокукы турындагы таныклыкка ия булдылар.

Артем һәм Раиса Степановлар әлеге программага, гаилә коргач, биш ел элек чиратка басканнар. Гаилә башлыгы - нефть тармагында, ә хуҗабикә (әлегә декрет ялында) Чирмешән лицеенда укытучы булып эшлиләр. Бүген инде гаиләдә ике бала үсеп килә: Эмилиягә – 3, Игорьга 1 яшь. Степановлар әлегә төп йортта әти-әниләре белән яшиләр. Хәзер инде менә үз торакларын булдыру мөмкинлеге туды. Яшь гаилә әлеге ярдәм өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев