Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Саминовка авылының хат ташучысы Анастасия Филимоновага 90 яшь тулды

Гомере буе Саминовка авылы халкына “табадан төшкән” газета-журнал, хатлар, открыткалар һәм посылкалар тараткан Анастасия Филимонова 90 яшьлек юбилеен үткәрде.

Әбинең гомер бәйрәменә балалары, оныклары, туганнары Ульяновка авылында яшәүче кияве белән кызы – Юрий һәм Зинаида Ивановлар йотына җыелдылар. Анастасия Ивановна инде 40 елга якын олы кызы гаиләсендә яши.

- Әни тик тотырырга күнекмәгән, гел хәрәкәттә иде, кызганыч, юбилеена бер атна кала аягын сындырды, чиркәүгә барганда таеп егылган, - диде кызы Зинаида Яковлевна. – Ул җәйләрен бакчадагы чүп үләннәренә дә “көн күрсәтми”, көне буе түтәлләрне утый, бакчабызның чисталыгына күршеләрнең дә исе китә. Әни пешеренергә ярата иде, без эшләгән вакытларда пирожкилар ясап, ындыр табагына килеп, сыйлап киткәне әле дә истә.

Анастасия Филимонова ятим үсә, әтисе сугыштан кайтмаган, әнисе дүрт баланы ялгызы үстерә. Аңа үсмер вакыттан ук кул арасына керергә туры килә. Мичкә ягарга утын әзерлиләр, аны урманнан җилкәгә салып катканнарын да искә ала юбиляр.

- Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ачлыктан сыер коткарды, авыр булса да, аны бетермәдек, кышкылыкка, чабып, печән әзерли идек, - дип сөйләгәннәрен искә алды кызы.

Тормышка чыкканчы Самара өлкәсендә урман да кискән Анастасия Ивановна. Алар, авылдашы Яков Семенович белән гаилә корып, алты бала – өч кыз һәм өч ул үстерәләр. Иренең генә гомере кыска  була, ул 48 яшендә дөньядан киткән. Берничә ел элек төпчек улын да җирләргә туры килә анага.

Ул озак еллар хат ташучы булып эшли, колхозда чөгендер эшкәртергә дә булыша, сатучы эше дә таныш аңа.

Юбилярны бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды. Ульяновка авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Анастасия Ивановнаны үзенчәлекле итеп тәбрикләделәр, янына килеп чуваш телендә җырлар башкардылар.

Ивановлар йортында дүрт буын вәкиле, җиде кеше аңлашып гомер итә. Гаиләдә иң олысы - Анастасия Ивановна, төп йортта Юрий Сергеевич белән Зинаида Яковлеваның улы белән килене һәм ике оныклары яши. Юбилярның унбер оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев