Мордва Афонькәсеннән Александр Зайцев ялгызлыгын язмышы белән бәйли
Мордва Афонькәсе авылында туып үскән Александр Зайцев 65 яшьлек юбилеен өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында каршылаган.
Александр Дмитриевич төрле язмышлы кешеләр белән инде бер ел бер түбә астында яши. Без аның белән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында очраштык. Ул әкрен генә тормыш йомгагын сүтте.
Җимерелгән хыял
Саша унбер балалы колхозчы гаиләдә сигезенче булып дөньяга килә. Апа-абыйлары белән тырыш хезмәт итеп үсәләр. Урта мәктәпне тәмамлаган егет ике ел армия хезмәтендә була аннан соң, механизатор һөнәре үзләштергәч, хезмәт юлын туган авылындагы “Восход” колхозында башлый.
- Армиядән кайту белән чылбырлы тракторга утырдым, аңарда өч ел эшләдем. Хезмәтемне ошаткан җитәкчеләр Т-150 торакторын ышанып тапшырдылар, - ди әңгәмәдәшем. – Аннан соң К-700 трактрын егәрләдем. Кая кушсалар -шунда эшләдем. Тормыш иптәшем Ирина белән эштә таныштык.
Ирина күрше авылдагы фермада сыер савучы була. Яңа гына солдат шинелен салган егет шунда күреп ала булачак хатынын. Яшьләр бераз очрашып йөргәнән соң гаилә коралар. Александрга – 24, Иринага 18 яшь тә тулмаган була. Тормышларын Мордва Афонькәсе авылында әти-әни йортында башлап җибәрәләр, соңрак башка чыгып, үзләре генә яшиләр, бер-бер артлы уллары һәм кызлары туа.
Гаилә кыйпылчыкларга таркала
Узган гасырның 90 нчы елларында колхозлар таркалгач, Зайцевлар да эшсез кала. Хыяллар җимерелә. Гаилә башлыгы, район үзәгенә барып, шәхси эшмәкәргә эшкә урнаша, хуҗа аларга вакытлыча яшәргә торак биргәч, гаиләсен дә янына алдыра. Аннан соң үзләренә йорт сатып алалар. Акча җитмәү проблемасы үзен гел сиздереп тора, була торган хәл: шул сәбәпле гаиләдә еш кына тавыш чыга.
- Мондый тормыштан туеп өйдән чыгып киттем, беркемне, хатынымны да гаепләмим, үземне әүлия димим. Йорт хатын артына теркәлгән иде, даулашып йөрмәдем, - ди Александр Дмитриевич. – Башта атналап-атналап туганнарда сыендым, тик һәрберсенең үз гаиләсе, аларны да кысырыклыйсы килмәде. Кечкенә хезмәт хакы фатирга түләп яшәрлек түгел. Ике еллап бер танышым сыендырды. Хәзер ул да картлар йортында. Тагын берничә ел бер гаиләгә йорт эшләренә булыштым, яшәвем дә шунда булды.
Соңгы причал
Еллар узган саен сәламәтлеге какшый якташыбызның. Колхозда эшләгәндә имгәткән аягы да үзен еш сиздерә, авыр эш башкара алмый, пенсия аз - торак арендалап торырлык түгел. Шулай итеп Александр 64 яшендә йорт-интернатка эләгә.
- Бирегә урнашырга монда эшләүче сеңелем булышты. Хәзер үз түбәм бар, җылы бүлмәдә яшибез, тамагыбыз тук, керләребез юылган, урын-җиребез чиста. Йорт-интернат директорына, хезмәткәрләргә рәхмәт, - ди ул күз яшьләрен сөртеп. – Колхозлар эшләп торса, мондый тормышка калмаган булыр идем. Шулай да, тагын бер кабатлыйм, берәүне дә гаепләмим, язмышым шундый булгандыр.
Авылда үскән малай буларак ул бер эштән дә курыкмый, үзләрен тәрбияләүче хезмәткәрләргә булыша. Җәен теплицада үсемлекләргә су сибешә, чүп үләннәрен утый. Буш вакытларда биредә яшәүчеләр белән шашка уйный, газета укый, телевизордан яңалыклар тыңлый.
Еш кына авылда узган бәхетле балачагын, әти-әнисен сагынып күзләре яшьләнә Александрның, колхозда эшләп, гаиләсе белән яшәгән вакытларны уйлый.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев