Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Минсәгыйть Шакиров Лашман мәктәбенә гел булышып тора

Якташыбыз, районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров үзе укыган, үзе төзеткән мәктәп өчен тагын бер игелекле гамәл башкарды.

Язгы авыр кар Лашман авылындагы белем йортының түбәсендәге саклагыч линия кирпечләрен җимергән иде. Бинаның алгы ягындагы  әлеге тумбалар узган ел яңадан өеп ныгытылды. Ә быел мондый ремонт түбәнең икенче ягында башкарылды. 60-70 мең сумнарга төшкән шушы эш чыгымнарын Минсәгыйть Закир улы күтәргән.

Якташыбыз Лашман мәктәбендә белем алучы барлык балаларны инде берничә ел Яңа ел күчтәнәчләре белән дә сөендерә. Укытучылар көнендә мәктәп коллективын һөнәри бәйрәмнәре  белән тәбрикләргә дә онытмый икән элеккеге чыгарылыш укучысы, монысы да игътибар билгесе. 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В Лашманке Лашман мәктәбе Минсәгыйть Шакиров