Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мактау тактасында – иң лаеклылар

Район үзәгендәге Мактау тактасында (ул яшьләрнең ял итү үзәге бинасы каршында урнашкан) фоторәсемнәр яңартылды. Анда, муниципаль район башлыгы карары нигезендә, районның социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткән оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүче алдынгы хезмәткәрләрнең - якташларыбызның рәсемнәре куелды. Бүген районның Мактау тактасында менә кемнәрнең фоторәсемнәре урнаштырылган: Фәридә Галләмова -...

Район үзәгендәге Мактау тактасында (ул яшьләрнең ял итү үзәге бинасы каршында урнашкан) фоторәсемнәр яңартылды. Анда, муниципаль район башлыгы карары нигезендә, районның социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткән оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүче алдынгы хезмәткәрләрнең - якташларыбызның рәсемнәре куелды.


Бүген районның Мактау тактасында менә кемнәрнең фоторәсемнәре урнаштырылган:

Фәридә Галләмова - "Татавтодор" ҖЧҖнең Чирмешән участогы - филиалы өлкән хисапчысы.

Шәйхлислан Галимөхәммәдов - "Таттелеком" ААҖнең район электр элемтәсе челтәрләре электромеханигы.

Нурислам Гатин - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ААҖнең су суырту станциясе операторы.

Ләлә Кашапова - Чирмешән үзәк район больницасы баш врачының медицина часте буенча урынбасары.

Владимир Кудряшов - "Чирмешән урманчылыгы" ДБУнең Светлогорск участок урманчылыгы урманчысы.

Булат Латыйпов - шәхси эшмәкәр.

Марат Мингулов - "Кади" ҖЧҖнең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире.

Александр Миронов - Күтәмә урта мәктәбе директоры.

Владимир Рунов - район электр челтәрләре электромонтеры.

Валентина Сапожникова - "Чирмешән җирлек- ара үзәк китапханәсе" учреждениесенең бүлек мөдире.

Юрий Семайкин - "Лениногорскгаз" идарәсенең Чирмешән районы газ хезмәте слесаре.

Наталья Семкичева - "Чирмешән гомумтуклану" җәмгыяте кондитеры.

Андриян Тимирясов - "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер - укытучысы.

Хәмзә Хаммәтов - "Сөлчә" җәмгыяте директоры.

Рәвхать Фәттахов - Лашман авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мактау тактасы

2
X